Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәңге истә калыр бу көннәр

Әле кайчан гына балалар, ата-аналар зарыгып, җәйге каникулларны көтә иде. Мәңге онытылмас истәлекләр, күңелле хатирәләр калдырып, үтеп тә бара инде ул көннәр. Яңа уку елы якынлаша. Бүген инде башка мәшәкатьләр:китап-дәфтәрләр юнәтәсе бар, быел мәктәп формалары да кертелде. Аны ата-аналар белән киңәшләшеп, һәр мәктәп үзе сайлый. Болары да - күңелле мәшәкатьләр....

Күңелле ял иттек

Быел Яңа поселогының мәктәп яны лагере 21шәр көн һәм ике сменада эшләде, дип яза Яңа поселогының мәктәп яны лагере башлыгы Людмила Петрова. Анда 96 укучы ял итте, хезмәт белән шөгыльләнде. Лагерьда бөтен эшчәнлек, үткәрелгән чаралар укучыларны савыктыруга һәм аларда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга омтылыш тудыруга юнәлдерелде. Экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирелде. "Урман көне"ндә балалар урманда ял итүчеләргә мөрәҗәгать ителгән, урманны сакларга, тирә-якны пычратмаска, үзләреннән соң чүп-чарны җыештырырга, чишмәләрне сакларга чакырган такталар язып элделәр. "Урман эрудиты" дигән уенда Зарина Җангирова белән Алия Госманова табигатьне иң яхшы белүчеләр булып танылдылар, ә Динар Сәлахов белән Самат Нуретдиновка "Урман сакчысы" исеме бирелде.

Көн саен хезмәт десанты үткәрелде. Укучылар мәктәп яны участогында эшләделәр. Биредә Илгиз Әминов, Ванис Җангиров, Эмиль Некратов, Марсель Хаҗиев, Сөмбел Хөсәенова аеруча тырышлык күрсәттеләр. Лагерьда тәрбиячеләр булып эшләгән Л. Гыйниятуллина, Н. Хәертдинова, Л. Махянова, В. Иванова, Л. Мерганова, Е. Бряндина, Г. Хәйдәрова балалар җәйге көннәрне онытылмаслык итеп үткәрсеннәр өчен мөмкин булганның барысын да эшләделәр. "Кече Сабан туе", "Көлкеле футбол", "Бию көне", "Джунгли чакыруы", "Универсиада-2013", "Джентльмен-шоу", "Хәзинәләр утравы", "Нептун көне" һәм башка конкурслар, спорт бәйрәмнәрен бик күңелле итеп үткәрделәр. Иң истә калганы, мөгаен, Минзәләгә сәяхәт булгандыр. Биредә балалар парашют спорты белән таныштылар, аларга төрле самолетларның төзелеше турында сөйләделәр, тын да алмыйча, парашют спорты белән шөгыльләнүчеләрнең сикерүләрен карадылар. Балалар шулай ук циркта, Чаллы шәһәренең тарих музеенда, "Тулпар" ат спорты мәктәбендә булдылар. Казанга Универсиадага җиңел атлетика ярышларына бару да балалар өчен онытылмаслык вакыйга булды.
"Универсиада-2013" буенча аңлату эшләре алып барганда тематик стенд ясалды, күңелле стартлар, викториналар, асфальтта рәсем конкурсы уздырылды. Анда Рамил Кәримов белән Җәмилә Җаббарова "Яшь рәссам" дип танылды.
Быел мәктәп яны лагере программасына, өстәмә белем сыйфатында, "Көлкеле фигуралар" иҗат мастерскоеның эше кертелде. Балалар биредә оригами техникасы белән танышты. Бу иҗат мастерскоенда Дамир Миннеголов, Әлмир Җангиров, Азалия Шәрапова, Наилә Бадыйкова осталык һәм түземлелек күрсәттеләр.

Барлык чараларда һәм уенарда аеруча сәләт күрсәткән балаларга лагерьны япканда Мактау кәгазьләре һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Сау бул, «Ишкәй»

- Иштирәк авылы мәктәбе каршында инде берничә ел эшләп килә торган "Ишкәй" мәктәп яны лагере - безнең өчен иң кадерле, җылы мохитле урын. Шуңадыр, быел да лагерь вакыты сизелмичә дә узып китте, - дип яза безгә VI сыйныф укучысы Индира Һадиева. - Һәр көн үзенчә матур, ямьле булып калды күңелдә. Безне тәмле ризыклары белән каршылаучы Рәсимә һәм Рәмзия апалар, тәрбиячеләребез Гөлнара, Резидә, Айсылу, Гөлсинә апалар каникул көннәрен истәлекле, матур һәм эчтәлекле итү өчен барысын да эшләделәр. Игътибарлы, ихтирамлы, кирәк чакта таләпчән дә булдылар, безне үз балалары кебек яраттылар. Безнең белән уеннар, кызыклы конкурслар үткәргәндә тәрбиячеләребез үзләре дә, сабый чакларына кайткандай булалар, бергәләшеп гөр килә идек. Безнең монда күп хыялларыбыз тормышка ашты: "Татаркино" оешмасы ике тапкыр 3-Д форматында мультфильм, кино күрсәтте, Түбән Кама шәһәренә барып, бассейнда рәхәтләнеп су коендык, Җәлил кинотеатрында "Турбо" мультфильмын карадык, ул табигать кочагында ял итү, төрле уеннар уйнау - онытырлыкмы соң? Лагерьда ял тәмам. Әмма анда алган хисләр, истәлекләр ел дәвамында күңелләрдә яшәр. "Дуслык" дигән төшенчәнең асылын аңлау, бер-береңә ярдәм кулы сузу, буш вакытыңны, ялыңны файдалы итә белү - лагерьда күңелләргә сеңгән күркәм сыйфатларның иң мөһимнәредер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќђйге лагерь књћелле яллар