Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иртәгә Тукай районы мәктәп укучылары өчен олимпиадалар башлана

Күпләрнең бүген - 2016 елда беренче эш көне, укучыларның иң озык чиреге башланды. Ә иртәгә - 12 гыйнвардан Татарстанда төрле предметлар буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы старт ала. Беренче сынау француз теленнән булачак, монда безнең районнан катнашучылар юк. Ә менә 13 гыйнварда...

Күпләрнең бүген - 2016 елда беренче эш көне, укучыларның иң озык чиреге башланды.

Ә иртәгә - 12 гыйнвардан Татарстанда төрле предметлар буенча мәктәп укучылары арасында республика олимпиадасының йомгаклау һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабы старт ала. Беренче сынау француз теленнән булачак, монда безнең районнан катнашучылар юк. Ә менә 13 гыйнварда астрономиядән үтүче фән олимпиадасында Тукай районы данын 9 сыйныф укучысы Рөстәм Садыйков (Кече Шилнә мәктәбе ), 14 гыйнварда географиядән -11 сыйныф укучысы Илфат Рәхимов (Теләнче-Тамак мәктәбе), 10 сыйныф укучысы Алмас Сәетгалиев (Күзкәй мәктәбе), 18 гыйнвар көнне инглиз теленнән олимпиадада 8 сыйныф укучысы Тимур Бариев (Яңа поселогы мәктәбе), 11 сыйныф укучысы Екатерина Токарева (Биклән мәктәбе) яклаячак. Аларга уңышлар телибез. Фән олимпиадалары 10 февральгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев