Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бу көн безнең өчен чын бәйрәмдәй булды

17 декабрь көнне Чиләбе өлкәсеннән килгән кунаклар район мәгариф белгечләре һәм татар теле укытучылары белән берлектә район хакимиятенең утырышлар залында «Икетеллелек шартларында шәхеснең милли үзаңы үсешен формалаштыру юллары» дип исемләнгән төбәкара семинарда катнаштылар.

Делегация составында Магнитогорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортының татар культурасы бүлеге мөдире - Кадрия Исхакова, якшәмбе мәктәбенең татар теле укытучылары - Әхлимә Гобәйдуллина, Римма Юмагулова, Халыклар дуслыгы каршындагы «Ялкын» татар яшьләре форумы җитәкчесе Рафис Сафин да бар иде.

Милләт язмышына битараф булмаган кардәшләребезне - Чиләбе татарларын милли тәм-томнардан сыгылып торган өстәл янында каршы алдылар. Семинар кысаларында, әлеге көндә татарча гына сөйләшергә сүз куештылар. Кунакларыбыз өчен район хакимиятенең утырышлар залында концерт куелды. Алар алдында Ирек Гордеев (Комсомолец поселогы), «Әссәләмәгәләйкүм» җыры белән Данил Әюпов (Калмаш), Калмаш авылы мәктәбенең «Гөлләр» ансамбле, Яңа Бүләк мәдәният йорты мөдире Назир Гимазетдинов, Калмия авылыннан әниле-кызлы дуэт - Гөлназ һәм Айзилә Фәрхетдиновалар чыгыш ясадылар.

Семинар кысаларында, Чиләбе өлкәсеннән килгән кунакларыбыз өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары мастер-класс үткәрде. Шулай ук алар Мәләкәс авылы урта мәктәбенең тарих музее эшчәнлеге белән таныштылар. Семинарда катнашучылар Кнәз авылында фольклор ансамбле чыгышын, татар халкының милли йоласы - «Каз өмәсе»н карадылар. Семинар эшчәнлеген йомгаклап, Чиләбе өлкәсе Арслан урта мәктәбе һәм Кнәз урта мәктәбе арасында килешүгә кул куелды.

Шул уңайдан, без, Магнитогорск шәһәре Халыклар дуслыгы йортының якшәмбе мәктәбенең татар теле укытучысы - Әхлимә Гобәйдуллинадан әлеге семинарга карашы, аның кичергән хисләре турында сораштык:

- Әлеге семинарда өченче, дүртенче канатларым үскәндәй булды. Минем өчен бу көн - чын бәйрәм төсен алды. Биредә балаларга милли тәрбия бирүдә, халык авыз иҗаты роле көчле. Семирдан үзебезгә яңа максатлар куеп кайттык - матур чаралар белән ана телен һәм үзебезнең мәдәниятне яратуны тагын да ныгытырга исәп. Читтә торган кардәшләрегезгә җылы мөнәсәбәт өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф