Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«БДИ үзе авыр түгел, нәтиҗәләрен көтүе кыен», – диләр чыгарылыш сыйныф укучылары

Республика буенча бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре 2013 ел белән чагыштырганда начаррак дип билгеләнде. Белгечләр моның имтиханнарның кагыйдәләре катгыйлану, шулай ук тест биремнәренең авыррак булуы белән аңлата. Шунысы сөенечле: район укучылары барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды, ә нәтиҗәләр исә республика белән чагыштырганда югарырак та әле.

Район мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, математикадан район буенча уртача балл - 51,8, ә республика буенча 48,4не тәшкил итә. Югары баллар - Мусабай-Завод, Кнәз, Биклән мәктәбе укучыларында. Рус теленнән район буенча уртача балл - 65,4, Татарстан буенча 65,8 дип билгеләнә. Мусабай-Завод, Иштирәк, Кече Шилнә, Кнәз авыллары, Яңа поселогы мәктәпләре укучылары әлеге фәннән югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр.
- Районның чыгарылыш сыйныф укучылары сынауларны уңышлы үтте. Бер бала да аттестатсыз калмады. География, рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән бездә күпкә югарырак. Төрле фәннәрдән имтихан тапшырып, 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган балаларыбыз да шактый, - дип белдерде район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Винера Шакирова.
Райондашларыбыз арасында БДИны 100 баллга тапшыручылар булмаса да, рус теленнән 95 балл җыйган кызларыбыз бар. Мин алар белән әңгәмә корып, бераз сөйләштереп алдым.
Мәдинә Шәйкәрамова, Кече Шилнә мәктәбе, рус теленнән 95 балл, биологиядән 89 балл җыйган:
- Мин башлангыч сыйныфтан ук яхшы укырга тырыштым. Абыем минем өчен һәрвакыт үрнәк булды. Имтиханнарга килгәндә исә, көне-төне укып кына утырдым дип әйтә алмыйм. Башлангыч һәм урта сыйныфларда алган белемнәремне тагын бер кат ныгыттым гына. Кайда укырга керергә дигәндә, медицина университетына дип уйлап торам.
БДИ тапшыручыларга курыкмаска, бар биремнәрне ашыкмый гына уйлап эшләргә дигән киңәш бирер идем. Үзем, форсаттан файдаланып, укытучыларга олы рәхмәтләр әйтәсем килә. Химия һәм биологиядән укытучым Зөлфия Мифтахова, мисалга, мине VI сыйныфтан ук олимпиадаларга әзерләде, минем белән аерым бик күп эшләде. Математикадан безне Наталья Серебрякова әзерләде. Аның дәресләре бик кызыклы үтә иде, өйрәнәсе материалны да күңелләргә сеңәрлек итеп аңлата иде. Саимә Габитова V сыйныфтан ук рус теле һәм рус әдәбиятына өйрәтте. Нәкъ аның дәресләрендә мин БДИга әзерләндем дә инде, үземне кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләдем. Дәрестән тыш Саимә Сөләймановна безгә имтиханда кирәк булачак өстәмә материал да бирә иде. Шулай ук минем беренче укытучым Гөлия Вәлиевага һәм мәктәп директоры урынбасары Гүзәл Михайловага да рәхмәтләр әйтәсем килә. Алар һәрвакыт безне кайгыртып, җан атып торды. Имтиханнар биргәндә кайгырасың, үзеңне кая куярга белмисең. Бу вакытта минем янымда әти-әнием булды, аларга да бергәләп сынау үткән кебек булгандыр. Аларның өметләрен акладым дип саныйм.
Альбина Рулёва, Кече Шилнә мәктәбе, рус теленнән 95 балл җыйган:
- Мин һәрвакыт белемгә тартылдым. Рус телен исә яраткан фәнем дип әйтә алам. Укытучылар әйткәннәрне истә калдырырга, үткән материалны үзләштереп калырга тырыштым. Укытучыларыбыз да үз эшләренең чын осталары, аларга чиксез рәхмәт.
Имтиханны алай ук авыр дип әйтмәс идем. Аудиториядә булган тынлык, яшьтәшләремнең кайгырулары, нәрсә булачагын көтүләре - шунысы кыенрак. Бердәм дәүләт имтиханнары психологик авыр йөкләмә дип саныйм. Кайда укырга барачагымны әлегә әйтә алмыйм.
Киңәш дигәннән, болай дип әйтер идем: имтиханнарга нигезле рәвештә әзерләнергә, нинди материалны белмисең, шуңа күбрәк игътибар итәргә кирәк. Кайберәүләр материалны ятлап утыра, алай ярамый, теманы яхшылап үзләштерергә, үз көчеңә ышанырга. кирәк
Моннан тыш, рус теленнән 80 һәм аннан да артык балл җыйган укучыларны атап китәсе килә: Раушания Сафина (Кече Шилнә), Иван Уланов (Комсомолец), Гөлназ Хәйруллина (Калмаш), Алсу Исламова (Калмаш), Айгөл Шәйхиева (Мусабай-Завод), Руслан Марсалов (Мусабай-Завод), Алина Минһаҗева (Кнәз), Диана Хәбибуллина (Кнәз), Регина Кашапова (Иштирәк), Айгөл Саттарова (Мәләкәс) һәм Наталья Долгова (Яңа поселогы). Математикадан Кнәз мәктәбе укучылары Диана Хәбибуллина - 88 балл, ә Айрат Гималетдинов 82 балл җыйды. Географиядән имтиханны Мусабай-Завод мәктәбе укучысы Айгөл Шәйхиева 91 баллга тапшырды. Татар теленнән бердәм республика имтиханын Биклән мәктәбе укучысы Айназ Әхмәтҗанова 82 баллга бирде. Бу егет-кызларга булдыргансыз, алга таба да гел уңышка ирешеп кенә килегез, хыялларыгыз тормышка ашсын диясе килә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф БДИ

2
X