Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Балалар шатлыгын күрү – үзебезгә сөенеч», – ди Калмия лагере җитәкчесе Әлмирә Гыйльфанова

Ямьле җәйнең беренче ае, гадәттәгечә, лагерьлар белән бәйле була. Калмия авылында да 1 июньнән башлап 27сенә кадәр балалар өчен җәйге смена эшләде. Аның исеме дә бит җисеменә туры килә - «Кояшкай». Балалар рәхәтләнеп кояш нурлары астында иркәләнеп, төрле чараларда катнашып, ялларын файдалы итеп үткәрде.

«Кояшкай»да барлыгы 8-15 яшьлек 32 бала ял иткән. Ә былтыр исә яшүсмерләр саны нибары 15 кенә булган.

- Балаларның лагерьга теләп килүләренә үзебез дә чиксез шатландык инде. Узган елларга караганда, икеләтә артык булды бит. Балалар белән ниләр генә эшләмәдек тә, нинди генә конкурста катнашмадык. Яр Чаллының Олимпия бассейнына бардык. Кечкенәләребезгә бу турыда әйткәч, шатлыклары эчләренә сыймады. Алар шатлангач, бу безгә дә зур сөенеч инде, - дип сөйләде миңа Калмия мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әлмирә Гыйльфанова.

Лагерьда барлыгы 3 әйдаман, спорт инструкторы, пешерүчеләр эшләгән. Алар көн саен төрле кызыклы уеннар уйлап табып, балаларга тәкъдим иткән. Спорт уеннарына килгәндә, төрле спартакиадалар, футбол, волейбол ярышлары оештырганнар. Чаллыдагы карусельләр паркына да барганнар.

- Балаларга барысы да ошагандыр дип ышанасы килә. Аларның һәрбер көне үзенчәлекле булсын өчен бөтен көчебезне куйдык. Үткәрелгән «Могҗизалар кыры» конкурсыбыз әле хәзер дә истән чыкмый. Әйләнә торган барабан ясадык, төрле табышмаклар уйлап таптык, гомумән, барысын да җиренә җиткереп ясыйсы килде. Балаларыбыз бик канәгать калды, хәтта уенның тәмамлануын да сизмәделәр, - диде «Кояшкай» лагереның баш әйдаманы Рузилә Фролова.

Лагерьда үткәргән hәр көн үзенчәлекле һәм кызыклы: дуслар белән аралашасың, яңаларын табасың, бәлки, үзеңә ниндидер яңалык та ачасыңдыр. Лагерьда балалар күмәк эш башкарырга, дусларның ни дәрәҗә кирәк булуын һәм авыр вакытта ярдәмгә килә алуларын аңлыйлар, гомумән, бер гаилә булып яшәргә өйрәнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларныћ ќђйге ялы