Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алда – яңа тормыш

Балачак сизелмичә дә үтеп китте. Әле кайчан гына парта артында утырып, мәктәпне тизрәк бетерү хыяллары белән янып яши идек. Хәзер инде боларның барысы да артта калды.

XI сыйныфка укырга килүләрем истә. Бер яктан чыгарылыш елы көтеп алынган булса, икенче караганда бу бик авыр сынаулар елы да, чөнки алда җитди сынаулар - дәүләт имтиханнары. Аларга ныклап, тырышып әзерләнергә кирәк. Шулай итеп, сентябрь башыннан ук без тулысы белән укуга чумдык. Ул китап-дәфтәрләр өстендә уздырган йокысыз төннәр, бетмәс-төкәнмәс тестлар, сынау-имтиханнар, укытучыларның киңәшләре. Ләкин шуңа да карамастан мәктәптән дә якын уку йорты булмавын, укытучыларның ни дәрәҗәдә сине яратуларын көннән-көн ныграк аңлый барасың. Имтиханнар тәмамланып, яраткан мәктәбеңнән, сыйныфташларыңнан, укытучыларыңнан аерылу бик авыр. Шул ук вакытта күңел түрендә мәктәпне сагыну, сагыш хисе белән бергә шатлык та барлыкка килә. Чөнки алда - яңа тормыш.

Имтихан билгеләрен белүгә, алга тагын бер сорау килеп баса: кайда укырга керергә, нинди һөнәр сайларга. Менә шунда очсыз-кырыйсыз эшләр башлануын аңлап аласың да инде! Чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар документларын, бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен төрле уку йортларына бирә башлыйлар.

Реклама

Һәм менә ул синең хыялыңдагы университ, аның матур-матур диварлары, менә аның укытучылары... Бу мәһабәт уку йортына карап торасың да сине әйтеп бетергесез горурлык хисе биләп ала: «Мин шушы уку йортында белем алачакмын, югары белемле белгеч булып чыгачакмын һәм барлык хыялларым да тормышка ашачак!»

Алда әле - ямьле җәй. Димәк, авыр сынаулардан соң яңа көч тупларга була. Ни дисәң дә, алда безне яңа юллар көтә. Үземнән исә һәрбер абитуриентка дөрес юл сайлап алуларын теләп калам. Яраткан һөнәрләрен үзләштерсеннәр, булачак эшләреннән тәм табып яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђктђп

2
X