Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әйдә, барыйк, театр карыйк!

Театр коллективларының «Идел йорт» 19нчы төбәкара фестиваленең зона этабында тукайлылар да катнашты. Теләнче Тамак авылының халык театры Данил Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасын сәхнәләштереп, Чаллы театры бинасында чыгыш ясады. 

Театр коллективларының «Идел йорт» төбәкара фестивален уздыру матур традициягә әверелде. Бәйгедә быел 48 театр коллективы катнаша. Чаллы сәхнәсендә Теләнче Тамак авылы халык театры чыгышын мәртәбәле жюри – республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов, үзәкнең баш белгече, бәйге кураторы Рифат Миндубаев, Чаллы драма театры артисты Булат Сәләхов күзәтте. Һәм, әлбәттә инде, тамашачы бәя бирде.
«Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасын Данил Салихов 1970 елда язган. Пьеса яшьлек, мәхәббәт турында. Сәрия сөйгән яры Дамир артыннан авылдан зур шәһәргә күченә. Кыз тулай торакка урнаша. Биредә шәһәр кызларының юаш кызны бер дә кабул итәсе килми, аңа нахак яла ягалар. Гади авыл кызы бу яланы күтәрә алмый. Иң авыр вакытта сөйгән яры Дамир да башка кызга өйләнә. Спектакль героеның язмышы аяныч тәмамлана.
– Спектакльдә җиде артист катнаша. Дүртесе мәктәп балалары. Алар белән эшләү рәхәт, – ди спектакльне cәхнәгә куючы Рәйлә Закирова.
Сатира Гиззатовна ролен Ләйсән Галиева, Миләүшәне Гөлназ Хикмәтуллина башкара, Дамир ролендә – Ислам Камалов. Сәриянең әтисе Фәхри карт ролен Тәлгать Фасыйхов уйный. Коллективның иң яшь артистына нибары 16 яшь. Ул – төп герой Сәрия ролен башкаручы Алсу Шаhиева. Спектакльдә кыз беренче тапкыр уйный.
– Мәктәптә 4нче сыйныфтан бирле әкиятләр, пьесалар сәхнәләштерәбез. Яшьлек, мәхәббәт турындагы спектакльдә уйнарга тәкъдим иткәч, hичшиксез, риза булдым. Мине героемның образына керә алдың дип мактадылар. Сәрия яхшы, беркатлы кыз, – ди Алсу.
– Мәдәният йорты хәзер безнең өебез кебек. Театрда уйнау минем өчен мавыктыргыч, дип сөйли шулай ук мәктәп укучысы, Лилия ролен башкаручы Айсылу Лотфуллина. 
Шунысы да игътибарга лаек: 70нче елларга туры китереп бизәлгән сәхнә спектакльнең эчтәлеген ачарга ярдәм итә. Декорация җиhазлары Теләнче Тамак халкыннан җыелган. Тавыш режиссеры Илгиз Шәрифуллин тамашага туры килешле җырлар сайлаган. 
– Безнең артистлар осталарның осталары, рольләрен менә дигән башкардылар, күңелләрне кузгаттылар, – дип тәэсирләре белән бүлеште тамашачы Гөлфия ханым Афзалова. 
Тукайлылар – фестивальнең беренче катнашучылары. Бәйге әле апрель азагына кадәр дәвам итәчәк. Нәтиҗәләрне исә май аенда игълан итәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, Тукай районында 20 театр коллективы эшли. Район җитәкчелеге аларны үстерү, сәхнә осталары тәрбияләү бурычын куя. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев