"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Театр коллективларының «Идел йорт» 19нчы төбәкара фестиваленең зона этабында тукайлылар да катнашты. Теләнче Тамак авылының халык театры Данил Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» драмасын сәхнәләштереп, Чаллы театры бинасында чыгыш ясады.
Авыл җирлекләренең эшчәнлегенә бәя бирү буенча семинарлар дәвам итә. Бу юлы очрашулар Мәләкәс һәм Мусабай Завод авылларында узды.
Күптән түгел Иске Дөреш урта мәктәбендә шигырь cөйләүчеләр бәйгесе узды. Чарада район мәктәпләреннән алтмышлап укучы катнашканга, бәйге ике көн дәвам итте.
Дүшәмбе, 18 мартта, Яр Чаллы – Олы Шилнә юлының 2нче километрында иртәнге сәгать 6дан 9га кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» рейдына чыгалар.
23 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана.
0