Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шигърият бәйрәме

Күптән түгел Иске Дөреш урта мәктәбендә шигырь cөйләүчеләр бәйгесе узды. Чарада район мәктәпләреннән алтмышлап укучы катнашканга, бәйге ике көн дәвам итте.

Бәйгене чын мәгънәсендә шигърият бәйрәме дип атарга мөмкин. Шигырь сөйләүче балалар үзләрен сәхнәдә оста тотулары һәм шагыйрьләр иҗатын күңелгә үтәрлек итеп сәнгатьле укулары белән сокландырды. Араларында бүгеннән сәхнә йолдызы булырлык зөбәрҗәтләр дә бар иде. Иштирәк мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Диләрә Һадиева, Яңа поселогы мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Динара Хәйруллина, Бәтке мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Аделина Нургалиева, Кнәз мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Әдилә Хәйруллина башкаруында яңгыраган Җәлил шигырьләре шагыйрьнең ялкынлы йөрәк хисләрен тулысынча ачып салды. Мәләкәс мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лиана Самойлова Р.Сафинның «Кыр казлары» шигыре белән тыңлаучыларны зәңгәр офыкларга күтәрде. 
Шунысы куанычлы: шигырь бәйгесендә ир балалар да катнашып, җиңү яуладылар. Сәмәкәй мәктәбеннән 5нче сыйныф укучысы Рузил Сөләйманов, Теләнче Тамак мәктәбеннән 7нче сыйныф укучысы Шәүкәт Лотфуллин, Күзкәй мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Булат Гайнетдинов Муса Җәлил шигырьләрен югары дәрәҗәдә башкардылар.
Катнашучылар беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр булып, татарча чиста сөйләмнәре белән телебезнең моңлы аһәңнәрен һәр йөрәккә җиткерделәр. Афәрин, балалар! Жюри әгъзалары бәйгедә катнашучы укучыларга һәм аларның тырыш остазларына рәхмәт белдерде. Өстәп шуны әйтәсе килә: бәйгедә сез барыгыз да җиңүчеләр, барыгыз да мактауга лаек! Телебезне хөрмәт иткән, язучыларыбызны, шагыйрьләребезне яратып укыган, туган телдә үзләре дә әдәби әсәрләр иҗат иткән балаларның үсеп килүе киләчәктә милләтебезнең ныклы терәге булачагына ышаныч уята.

Зимфира ИСЛАМОВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев