Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәләкәс белән Мусабай Завод: аралар якын, яшәеш төрле 

Авыл җирлекләренең эшчәнлегенә бәя бирү буенча семинарлар дәвам итә. Бу юлы очрашулар Мәләкәс һәм Мусабай Завод авылларында узды. 

Мәләкәс авыл җирлеге – райондагы эре җирлекләрнең берсе. Биредә 3 меңнән артык кеше теркәлгән. Территория көннән-көн үсә, киңәя. Шәһәрдән килеп төпләнергә, яңа йорт салырга теләүчеләр саны арта. «Бу күренеш яңа проблемалар да тудыра», – ди җирлек башлыгы Валентин Артемьев. Бүген шәһәр яны авылларының һәрберсендәге кебек, биредә дә яңа йортларга газ кертү, юл салу проблемалары актуаль. Ә физик затларның түләнмәгән салымнары 3 миллион сумга җыелган. Үзара салым җыю эше дә акрын бара. Аның күрсәткече бүгенгә нибары 30 процент. «Әлеге салымнар турыдан-туры җирлекнең социаль-икътисадый үсешенә йогынты ясый», – ди җирлек башлыгы. Әйтик, 2018 елда үзара салым акчасына тротуар төзелгән, урамнар яктыртылган, юллар төзекләндерелгән. 2019 елга да планнар зурдан – Иске Җирекледә тротуар төзү, Мәләкәстә яктырткычлар кую, балалар мәйданчыгы урнаштыру. 
Җирлеккә быел республика программаларының ярдәме саллы булды. Башкарылган эшләрнең иң зурысы һәм биредә яшәүчеләргә иң кирәклесе – Иске Җирекледә 140 урынлык балалар бакчасы төзү. Аның янәшәсендә шулай ук ял паркы төзелде, авылда 670 метр юл салынды. 
Җирлектә ташландык хәлдә ятучы җир участоклары бихисап иде. «Унбиш елдан артык эшкәртелмәде алар», – ди Валентин Иванович. 2018 елда Калинино һәм Яңа Җирекле авыллары янәшәсендәге 500 гектарга якын җирне «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы эшкәртә башлаган. 
Мәләкәс авыл җирлегендә бер генә мәктәп. Ул 2004 елда төзелгән. Үзәк авылдагы мәктәптә 154 бала белем ала. «Өч авылдан укучыларны автобус йөртә», – ди мәктәп директоры Сәрия Шагалиева.
Авылның мәдәният йорты 1976 елда төзелгән. 40 ел буена бинада бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган. Быел ниһаять әлеге проблеманы чишү юллары табылган. «Өстәмә акчалар җәлеп итү хисабына биредә капиталь ремонт уздыру планлаштырыла», – дип белдерде район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров.
Җирлектә үз хуҗалыгында мөгезле эре терлек тотучылар күп. Әйтик, Артем Петров өч сыер, өч тана, бозаулар һәм үгез асрый. Савылган сөтне авыл халкына сатып бетерә. Фермер 10 гектар җирендә малларына печән үстерә, бодайны сатып ала. Киләчәктә савым сыер башын 5кә җиткерергә, хуҗалык биләмәләрен киңәйтергә уйлый.
Ә Юрий Михайловның шәхси хуҗалыгында 7 баш савым сыер, 15 тана, 40 баш дуңгыз бар. «Көненә аппарат белән 100 литр сөт савыла», – ди фермер. Үзенең чәчүлек җире юк, әмма күптән түгел алынган техника белән Юрий Михайлов башка фермерларның җирендә эшли. «Хезмәт хакын маллар өчен печән белән алам», – ди ул. 
Радик Иванов сарык, тәкә асрый. Бүген хуҗалыгында 400 баш малы бар. «Корбан бәйрәмендә сарык һәм тәкәләрне сатып алып бетерәләр. Бер тәкәнең бәясе – 5 мең сум тирәсе», – ди фермер. Күптән түгел ул малларга азык әзерләү өчен 10 гектар җир арендага алган.
Мәләкәс белән күршедә генә Мусабай Завод җирлеге урнашкан. Җирлекләр арасы якын булуга карамастан, биредә халыкның авылның яшәешенә мөнәсәбәте бөтенләй башкача. Икенче ел рәттән җирлектә беренчеләрдән булып үзара салым тулысынча җыелды. Физик затларның милек салымнары буенча да бурычлары юк. Халык аңлый, бу акчалар җирлек проблемаларын хәл итүгә тотылачак. 2018 елда үзара салым акчасына юллар ремонтланган, зиратлар, су башнясы койма белән әйләндереп алынган. Быел Мусабай Заводның үзендә янгын сүндерү станциясе төзү күздә тотыла. 
Район башлыгы Фаил Камаев булышлыгы белән узган ел Ташкичү авылында авария хәлендәге күпер төзекләндерелгән. 
Мусабай Заводта мәктәп һәм балалар бакчасы бер түбә астында урнашкан. 2017 елда балалар бакчасында капиталь ремонт уздырылды. Шул вакытта мәктәп өлешенең дә түбәсе, ишек-тәрәзәләре, җылылык торбалары алмаштырылды. Мәктәптә 65 бала белем ала, балалар бакчасына 35 бала йөри. «Бакчада урынга кытлык юк», – ди җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗева.
Мәдәният йорты 1971 елда төзелгән. Бүген бина ремонт сорый. «Бина таушалган булуга карамастан, биредә мәдәни чаралар тукталып тормый. Мәдәният йорты – авыл халкының ял үзәге», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Сөмбел Зарипова. Китапханәгә йөрүчеләр дә күп. 2018 елда китапханә мөдире Гөлшат Салихова республика бәйгесендә җиңү яулап, 100 мең сум күләмендә грант откан.
Җирлеккә керүче Кызыл Байрак һәм Ташкичү авылларының да үз мәдәният йортлары, фельдшер-акушерлык пунктлары бар, почтальоннар эшли. 
Җирлектә 233 гаилә үз хуҗалыгында мөгезле эре терлек асрый. Әминә һәм Ринат Таһировлар 3 сыер тота. Эшмәкәрнең хуҗалыгын киңәйтергә, терлек санын арттырырга теләге бар. Әмма фермерны сөт бәясенең тотрыксызлыгы борчый. «Кыш көне 1 литр сөтнең бәясе 18 сум, җәй көне ул 11 сумга кадәр төшә», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жэй буе Мусабай Завод авылында сот бэясе 13 сум -13.50 тин булды