Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Яр Чаллы Дәүләт драма театрында премьера

Яр Чаллы татар драма театры артистлары Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» дип аталган пьесасы буенча комедия куярга әзерләнә. Спектакльдә яшь артистлар катнаша. Тамашачыларга Италия стилендә кызыклы декорацияләр, костюмнар тәкъдим ителә.'Тамашаның үзенчәлеге - татар сәхнәсендә кулланылган яңа алым - кайбер персонажлар азаккача битлектән уйный. Бер үк вакытта ике хуҗага ялланып, әмма...

Яр Чаллы татар драма театры артистлары Карло Гольдониның «Ике хуҗаның хезмәтчесе» дип аталган пьесасы буенча комедия куярга әзерләнә. Спектакльдә яшь артистлар катнаша.
Тамашачыларга Италия стилендә кызыклы декорацияләр, костюмнар тәкъдим ителә.'Тамашаның үзенчәлеге - татар сәхнәсендә кулланылган яңа алым - кайбер персонажлар азаккача битлектән уйный.
Бер үк вакытта ике хуҗага ялланып, әмма аларга бу турыда берни дә сиздермичә хезмәт итеп буламы? Бергамо шәһәреннән Труффальдино исемле егет үзе дә сизмәстән бу хезмәткә алына. Тапкырлык, хәйләкәрлек һәм очсыз - кырыйсыз фантазиясе аны теләсә нинди кыен хәлләрдән дә коткарып кала. Ләкин ул ике хуҗаның хезмәтчесе түгел, ә бер - берсенә гыйшык тотучы бер әфәнде белән бер туташның хезмәтчесе булып чыга.
Премьера 29нчы гыйнвар көнне 19 сәгатьтә театрның тамашалар залында үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев