Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Уйнадык-биедек тә, фикер дә алыштык

Бәтке мәдәният йортында һәрвакыт төрле кызыклы чаралар уздырылып килә. 30 март көнне «Сәламәт яшәү рәвеше һәм наркотикларга - юк» дип исемләнгән кичә мәдәният йортында тәүге тапкыр үтте. Аралашу клубына җыелган авыл яшүсмерләре тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр, наркотиклар, аларның зыяны турында фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Чарага җыелган яшьләр башлангычы...

Бәтке мәдәният йортында һәрвакыт төрле кызыклы чаралар уздырылып килә. 30 март көнне «Сәламәт яшәү рәвеше һәм наркотикларга - юк» дип исемләнгән кичә мәдәният йортында тәүге тапкыр үтте.
Аралашу клубына җыелган авыл яшүсмерләре тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр, наркотиклар, аларның зыяны турында фикер алыштылар, кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Чарага җыелган яшьләр башлангычы белән ярыш та үткәрделәр. Нинди генә күнегүләр күрсәтелмәде ул көнне! Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышкан яшүсмерләребезнең ярышуларын күреп, төпле, акыллы фикерләрен тыңлап сөендек, яман гадәтләргә бирелмәсләр дигән өмет туды. Әлеге файдалы һәм күңелле кичә очрашуга килүчеләрнең күмәкләшеп биюе - флэш-моб белән тәмамланды, дип хәбәр итте Бәтке мәдәният йорты директоры Марина Орлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният