Мәдәният

Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды

Зәй районында булган фаҗигагә бәйле, күпчелек районнарда Сабан туе кичектерелгән иде. (Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Татарстан авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм - Сабан туе көннәре 1-2 июльгә билгеләнгән иде. 1июльдә ул кайберләрендә узды, ә 2 июль - Зәй районында 14 кеше үлеме белән булган фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне игълан ителеп, бәйрәм...

Зәй районында булган фаҗигагә бәйле, күпчелек районнарда Сабан туе кичектерелгән иде.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Татарстан авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм - Сабан туе көннәре 1-2 июльгә билгеләнгән иде. 1июльдә ул кайберләрендә узды, ә 2 июль - Зәй районында 14 кеше үлеме белән булган фаҗига сәбәпле, Татарстанда матәм көне игълан ителеп, бәйрәм бу атнага күчерелде.
"Татар-информ" агентлыгына Татарстанда Сабан туйларының яңартылган графигы билгеле булды.

8 июльдә Сабан туе Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Теләче, Ютазы һәм Чаллыда узачак.
9 июльдә Сабан туе бәйрәмен Балтач, Буа, Кукмара һәм Аксубай (көне ачыклана) районнарында билгеләп үтәчәкләр.
Актанышта Сабан туе бәйрәме 15 июльгә (16 июльгә үзгәрергә мөмкин), Чирмешәндә -15 июльгә, Мөслимдә -16 июльгә билгеләнгән.

Биектау районында бәйрәм 22 июльдә булыр дип көтелә. Тәтештә һәм Менделеевскида көне ачыкланачак.

Казанда Сабан туе 15 июльдә үтәчәк.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев