Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Татарстан – безнең йортыбыз» исемле халыклар дуслыгы фестивале үтте

Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Кнәз авылының мәдәният йортында «Татарстан - безнең йортыбыз» исемле III Халыклар дуслыгы фестивале үтте. Чараны Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков ачып җибәрде. Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Әйтергә кирәк, «Татарстан» совхозы поселогында барысы бергә 4300дән артык кеше, шул исәптән 15 милләт вәкиле яши. Алар арасында руслар, татарлар, чувашлар, таҗиклар, әзербәйҗаннар, үзбәкләр, удмуртлар, марилар, кореялылар, курдлар, грузиннар, башкортлар һ.б. бар. Без барыбыз да бер гаилә булып, тату гомер итәбез. Республикабыз исеме белән аталган поселокта яшәвебез белән чиксез горурланабыз.

Фестивальдә «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче күпмилләтле халыкның гореф-гадәтләре, аларның бәйрәмнәре турында сүз барды. Катнашучылар җыелган халыкка милли киемнәрен, милли ашларын тәкъдим иттеләр, алар турында кызыклы итеп сөйләделәр. Бәйрәмдә уен-көлке, җыр-биюләр, матур итеп шигырь сөйләүләр бер дә тынып тормады.

Фестивальне Яр Чаллы шәһәреннән килгән кунакларыбыз - Кавказ халыклары биюләре ансамбле ТРның халык коллективы (җитәкчеләре Денис Абрамашвили) ачып җибәрде. Алар җыелган халыкка дәртле «Горцы» биюен, шулай ук кинжаллар белән грузин, әзербәйҗан, таҗик биюләрен бүләк иттеләр. Бөтен зал аларны алкышларга күмде. Бәйрәмдә чыгыш ясаган һәрбер милләт вәкилләре үзләренең телләре, гореф-гадәтләре турында җанга үтеп керерлек итеп бәян итте. Әйтик, татарлар чәкчәк һәм гөбәдия пешереп алып килгән, руслар кунакларны ипи, тоз, пилмәннәр белән каршы алды. Украин халкы тамашачыларны сало белән сыйлады, үзбәкләр - тәмле пылау, удмуртлар пәрәмәчләр пешергән иде, керәшеннәр тертелдәк (студень), тары ярмасыннан кыстыбый, боламык алып килгән, таҗиклар - таҗик пылавы, башкортлар - бишбармак, грузиннар халыкны эчемлек һәм җиләк-җимешләр белән сыйлады.

Реклама

Сәхнә түрендә «Айбагыр» керәшен ансамбле күренгәч, зал алкышларга күмелде. Соңыннан исә украин халкын тәкъдим итүчеләр - яңа гына оешкан «Славица» вокал ансамбле (җитәкчеләре Татьяна Сторожук) чыгыш ясады. Башкортлар культурасын яклаучы Азамат Аккубеков моңлы да, матур да итеп курайда уйнады. Удмурт телендә халык көен Зинаида Еремеева башкарды. Тамашачылар шулай ук бирелеп «Наз» татар фольклор коллективы һәм «Русский звон» рус фольклор коллективы җырларын тыңлады.

Концерт ахырында Кнәз авыл җирлегендә яшәүче барча милләт вәкилләре авыл халкына олы рәхмәтләрен әйттеләр, аларның туган җанлы, кунакчыл булуларын билгеләп үттеләр. Аннары исә бөтен кеше бәйрәм табынында тәмле-тәмле күчтәнәчләр белән сыйланды. «Татарстан - безнең йортыбыз» фестивале милли традициягә әйләнеп китте. Без аны киләчәктә дә үткәрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X