Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Сударушка” сынатмады

27 июль көнне Түбән Новгород өлкәсенең Богородск шәһәрендә фольклор коллективлары катнашында VIII Бөтенроссия "Хрустальный ключ" дип исемләнгән фестиваль-бәйге булды.

Сайлап алу турында Татарстан данын яклау хокукы районыбызның Кече Шилнә фольклор ансамбле "Сударушка"га (җитәкчесе Арби Велидов) бирелгән иде һәм талантлы райондашларыбыз сынатмадылар. Шундый мәртәбәле бәйгедә менә дигән итеп чыгыш ясадылар: рус халык җырларының искиткеч матурлыгын, иркен, тирән сулышын челтер чишмә суына тиң кабатланмас саф аһәң белән башкардылар. Йөзләп өлкә-шәһәрләрдән килгән фольклор ансамбльләре арасында безнең "Сударушка" энҗе бөртегедәй ялтырап үз йөзен күрсәтте, тавышын ишеттерде. 37 ел район, республика сәхнәләренең матур бизәге булган ансамбль "Милли үзенчәлекне саклаган өчен" дигән номинациядә җиңү яулап, фестивальнең дипломы белән бүләкләнде.

Ә 28 июль көнне безнең талантлар Россиянең халык артистлары Лидия Небаба, Екатерина Жемчужная, Людмила Рюмина, Болгария һәм Россия халык артисты Бисер Киров белән бер сәхнәдә гала-концертта катнаштылар.

Әлеге сәяхәтне оештырган, финанс ярдәме күрсәткән Кече Шилнә авыл җирлеге җитәкчесе Геннадий Харитоновка, район пассажирларын йөртү буенча попечительләр советы рәисе Равил Төхбәтуллинга, шулай ук озын юлны җиңел итеп, алҗытмыйча алып кайткан шофер Әҗмәкәй егете Илдар Билаловка бик тә рәхмәтле "Сударушка" ансамбле талантлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев