Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Питрау» һәм «Әллүки» коллективлары «Иске Казан түгәрәк уены»нда катнашты

Җәйнең иң кызу көннәренең берсендә, 1 июльдә, Татарстанның Биектау районында «Иске Казан түгәрәк уены» дип аталган татар фольклоры фестивале үтте. Бәйрәм концертында безнең районнан да ике коллектив – Күзкәйдән Рафис Хәсәнов җитәкчелегендәге «Әллүки» ансамбле һәм Мәләкәстән Людмила Адамова җитәкчелегендәге «Питрау» балалар фольклор ансамбле катнашты.

«Әллүки» республика тамашачысы игътибарына «Кияү мунчасы» композициясен тәкъдим итте. «Питрау»лылар исә «Өй саклау» күренешен һәм «Урак өсте» вокаль-бию чыгышын күрсәттеләр. Коллективлар район данын лаеклы якладылар, аларның концерт номерлары көчле кул чабуларга күмелде. 
«Иске Казан түгәрәк уены»на барган райондашлар башка коллективларның да тамашаларын карап, үзләренә тәҗрибә җыеп кайттылар. Бәйрәм, һәр елдагыча, бик матур булды. Төп мәйданда спорт ярышлары, милли уеннар да оештырыллы, Үзәк сәхнәдә Казан шәһәренең һөнәри иҗат коллективлары һәм артистлар чыгыш ясады. Ә республика районнарыннан килүчеләргә махсус рәвештә аерым сәхнә бирелде. Дагыстаннан килгән канатта йөрү осталарын да райондашлар һәм фестивальнең башка кунаклары бик кызыксынып карады. Балалар исә гадәти булмаган аттракционнарда уйнадылар, төрле ярышларда катнаштылар. 
Республика фестивалендә катнашып, районның фольклор коллективлары башка төбәкләрнең үзешчәннәре белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге дә алдылар, дип хәбәр итә район мәдәният бүлегенең мәдәният һәм ял үзәге балетмейстеры Венера Кашапова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев