Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният хезмәткәре генә түгел, Кнәз җирлегеннән актив хәбәрчебез дә ул

Газетаның алдагы саннарының берсенә тиз арада халыклар дуслыгы турында мәкалә әзерләргә туры килде. Кнәз авыл җирлегендә унбиштән артык милләт вәкиле яшәгәнен белә идек инде. Менә шулар белән аралашып кайтырга кирәк иде безгә. Аларны ничек җыярга дип аптырап торасы да юк - бу милләт вәкилләрен бер йодрыкка туплап торучы Тамара Тузеева...

Ул вакытта Түбән Камага туган авылына Хәтер көненә киткән җиреннән тиз генә кайтып җитеп, мәдәният йортының фойесына төрле милләт вәкилләрен җыеп утырткан иде ул. Кнәз авыл җирлегендә яшәүче менә шушы халыклар һәрдаим мәдәни чаралар үткәреп торалар. Аларның барысының башында нәкъ менә Тамара Тузеева тора. Чара кич белән яисә төнлә тәмамлана, икенче көнне иртәнгә безнең газетаның электрон почтасында бу турыда язма һәм фотолар урын алган була инде. «Төнге 11дә дә, 2дә, 3тә дә утырып язам. Фотоларны да хәзер үзем төшерәм. Аларны газетага җибәрми торып, күңелем тынычланмый. Чара үткәреп бетерелмәгән кебек тоела. Аннары, ул вакытта телефон шалтырап та борчымый. Иркенләп утырып язам, - ди Тамара ханым. - Халык хәзер күнегеп бетте инде. Шуңа да район басмасын көтеп алалар, аның битләреннән үзләрен эзли башлыйлар. Аннары килеп миңа рәхмәтләрен белдерәләр. Әйтергә кирәк, район газетасында үзен күрү һәркемгә бик яхшы тәэсир итә. Шуның белән инде мин үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны шактый арттырдым. Яшьләр, балалар да, шулай итеп, беренчедән, сәнгатькә тартылса, икенчедән, аларда газета укуга кызыксыну уяна.

Тамара Егоровна «Татарстан» совхозы поселогында мәдәният тармагында эшли башлаган 1991 елдан бирле «Якты юл»ның тугрылыклы дусты. «Элегрәк хатны кәгазьгә язып, редакциягә китереп йөрисе булса, хәзер интернет аша гына юллыйсы бит - нигә язмаска әле. Мин бит кешеләрне яратам. Аларның күңелләренә хуш килә икән - кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам», - ди Тамара ханым. Шуңадыр, аны бар поселок халкы хөрмәт итеп, безнең Тамара дип тора. Үзе дә үзенчәлекле кешеләрне таба белә, аларны халыкка чыгара. Мәсәлән, чабаталар үрүче Шыгай бабайны эзләп табучы да нәкъ менә ул.

Реклама

Актив хәбәрчебезнең каләме һәрвакыт язып торсын, район басмасына тугрылыгын беркайчан да югалтмасын иде ул. Хезмәттәшебезне чын күңелдән Татарстан матбугаты көне белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X