Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмаш авылының «Өмет» ветераннар клубы алгы сафта

Калмаш авылы мәдәният йортында 2004нче елдан бирле «Өмет» ветераннар һәм инвалидлар клубы эшләп килә. Клубның беренче очрашулары, әлбәттә, бергә җыелып, җылы мохиттә чәй өстәле артында узса, соңрак инде һәрбер әби-апалар үз һөнәрләрен күрсәтеп, яшь чакларындагы җыр-бию, түгәрәк уеннарын искә алып үтә башлады.

«Өмет» ветераннар һәм инвалидлар клубына йөрүче әби-апаларыбыз мәдәният йортында үтүче барлык чараларда катнашып киләләр. Клубның җитәкчесе - Хәния Газизова. «Өмет» клубының иң өлкән апалары - ак әбиләр: Хәлимә Гыймазова, Фәимә Сәлахова үзләренең шаян җырлары һәм такмаклары белән, Мәсхүдә Әхкыямова (мәрхүм булды) үзенең биюе белән сәхнә тоткан кешеләр. Клубның иң яшь әгъзасе Илнар Кашапов, гармунны сул яктан уйнаучы егетебез - әбиләрне җырлатып, биетүче.

Мәдәният йортында үткән соңгы чарада да «Өмет» клубы ветераннары бик матур такмаклар әйтеп җырладылар. Ә Наибә апа Галиева, Гөлшат апа Насретдинова һәм Калмаш авыл җирлегенең инвалидлар советы рәисе Рәзинә апа Мәгъсүмова «Кызрач» бәйрәме күренешендә җиләккә килгән әбиләрне бик оста уйнадылар. Киләчәктә дә «Өмет» ветераннар һәм инвалидлар клубының өмете өзелмәсен, җыр-биюгә булган учаклары сүнмәсен-сүрелмәсен дигән теләктә каласы килә.

Гөлшат Лотфуллина,
Калмаш авылының мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев