Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәби марафон китап яратучыларны җыйды

Халыкара туган тел көнендә башкалабыз Казанда X Дөньякүләм әдәби марафон узды. Онлайн-марафонда катнашып финалга чыккан меңнән артык миләттәшебез бергә җыелып бәйрәм итте. Әлеге чарага татар зыялылары, әдипләр, шагыйрьләр, язучылар, республика җитәкчеләре, матбугат әһелләре дә чакырылган иде. Китап укучылар үзләре күрергә теләгән язучылар белән очрашты, җылы аралаштылар, истәлеккә фотоларга төштеләр. 

Әдәби марафон проектының төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, интернет челтәрендә куллану өчен тәртипләштерелгән файдалы татар контентын арттыру. Проект барышында тайм-менеджментка, яңа интернет-технологияләр кулланырга өйрәнергә, яңа дуслар табып аралашырга, эшлекле элемтәләр урнаштырырга, рухны ныгытырга һәм телне шомартырга мөмкин. «Шунысы кызык, марафонда катнашучыларның күпчелеге киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар», – ди проект авторы Раил Гатауллин. 
Узган әдәби марафон проектында Тукай районыннан 16 китап укучы финалга чыкса, сәхнәдә без 3әү генә басып тордык. Районның әйдәп баручы иң тәҗрибәле китапханәчесе – Боерганнан Флүзә Сәлимовага рәхмәтләрне җиткерәсе килә. Ул милли җанлы, кеше җанына рухи азык бирүче изге һөнәр иясе. Ә Калмия авылы китапханәчесе Энҗе Галиәхмәтова финалга килгәндә төн йокламый «Тукай чәкчәге» пешереп килгән иде. Алай гына да түгел, райондашыбыз Фәннүр Сафин шигыре уелып язылган көндәлек-китап та бүләк итте ул Раил Гатауллинга.
Икенче марафонга – татар телен үстерүгә үз өлешен барлык район китапханәчеләре, укытучылар да кертер, укучылар укытучылары артыннан тартылыр дип өметләнәм. Шулай ук бу проект турында җитәкчеләр дә белсеннәр иде.
Киләсе әдәби марафон 1 апрельдән башланачак. Аның барышында 21 көн буе татар әсәрләре укып, ВКонтакте социаль челтәрендә шул әсәрдән өзекләр куеп барырга тиешсез. Әдәби марафон һәр квартал саен үткәрелә һәм аның беренче көненнән башланып китә: 1 январьдан, 1 апрельдән, 1 октябрьдән. 
Бу проект башланганнан бирле китапханәләрдә китап укучылар саны арту да күзәтелә икән. Тагын бер матур гадәт: районара шундый проектлар эшли башлады. Безнең районда да мондый башлангычны кертсәк  шәп булачак. Киләсе әдәби марафонда безнең сафлар артсын, районның үз әдәби марафон гимны булдырылсын. Аның сүзләре дә, көе дә бар инде. Аранжировка ясатып, җырларга өйрәнәсе генә бар. Минемчә, бөек Тукай исемен йөрткән район татар китапларын укучылар арасында иң алдынгы рәттә булырга тиеш. 

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.

Фото Рәзинә Сәетгәрәевадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X