Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген – Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт...

Нәүрүз − төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул 21-22 мартта уза. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән чорга туры килә. Урта, Кече Азия илләрендә 21 нче мартта Яңа елны каршылыйлар. Иран, Әфганстан һәм башка кайбер илләрдә ул дәүләт бәйрәме итеп кабул ителгән. Биредә ул язны каршылап, язгы кыр эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменә әйләнгән.

Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Бу көнне балалар йорттан йортка кереп, «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Нәүрүз такмагын әйтеп, алар хуҗаларга бәхет, уңыш теләгәннәр. Хуҗалар исә балаларга бүләкләр әзерләгәннәр: нәүрүз боткасы өчен ярма, йомырка, май биргәннәр. Аннан бөтен авыл халкы нәүрүз боткасына җыелган, бәйрәм иткән.

Реклама

Тукай районының Калмаш, Күзкәй авылларында бүген, 21 март, Яңа Бүләктә 22 се көнне Нәүрүз бәйрәме үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X