Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Берьюлы өч чара

Иске Абдул авылы клубында бер көндә өч чара үтте. Тамаша залында халык "Сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик җырлар фестивален карады, фойеда "Туган телем - туган авылым" кул эшләре конкурсы һәм "Минем туган авылым" фотоконкурсы үтте.

Концертта вокал ансамбльләре дә, аерым башкаручылар да чыгыш ясады. Төрле буын үзешчәннәр хәрби киемнәрдән җыр-биюләр башкардылар. Жюри әгъзалары талантларга үз бәяләрен бирделәр. Яшьләр арасыннан Новотроицкоедан Таһир Әхтәмов, Комсомолецтан Ләйсән Хәлимова, Иске Абдулдан Чулпан Сафина, Мәләкәстән Эльвина Шагалиева, Шилнәбаштан Дарья һәм Мария Маратаевалар дуэты, Калмаштан Искәндәр Мингалимов һәм Илнар Вәҗиев дуэты, Бикләннән Булат һәм Илсур Мостафиннар дуэты, Круглое Поледан "XXI гасыр яшьләре" вокал коллективы чыгышы, Мәләкәстән "Дуслык" вокал ансамбле чыгышы, өлкәннәр арасыннан Бәткедән Марина Орлова, Кнәздән Владимир Веретенников, Наталья Гарасева, Круглое Поледан Лариса Корноухова, Мерәстән Фәридә Имамова, Таулыктан Назыйм Гыймазетдинов, Түбән Суыксудан Рәшит Мәүләвиев, Новотроицкоедан Светлана Гаршина һәм Надежда Чеснокова дуэты, Круглое Поледан "Полюшко" халык җырларын яратучылар клубы чыгышы, Комсомолецтан Ксения Шмакова һәм Круглое Поледан Валерий Широков чыгышлары иң яхшылары дип табылды.

Фойега күргәзмәгә куелган кул эшләре арасында балчыктан, кәгазьдән, агачтан, ясалганнары, тукымадан тегелгәннәре бар иде. Яңа поселогыннан Халидә Юнысова һәм Фәридә Насыйрованың эшләре беренче урынга лаек булды. Шулай ук фоторәссамнар арасында да иң осталары билгеләнде. Шилнәбаш авылы клубы хезмәткәрләре, Иске Абдулдан Шәйдуллиннар гаиләсе, Яңа поселогыннан Айгөл Солтанова иң яхшы фотографлар дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђрбипатриотик ќырлар фестивале