Мәдәният хезмәткәре генә түгел, Кнәз җирлегеннән актив хәбәрчебез дә ул
Газетаның алдагы саннарының берсенә тиз арада халыклар дуслыгы турында мәкалә әзерләргә туры килде. Кнәз авыл җирлегендә унбиштән артык милләт вәкиле яшәгәнен белә идек инде. Менә шулар белән аралашып кайтырга кирәк иде безгә. Аларны ничек җыярга дип аптырап торасы да юк - бу милләт вәкилләрен бер йодрыкка туплап торучы Тамара Тузеева...
Ул вакытта Түбән Камага туган авылына Хәтер көненә киткән җиреннән тиз генә кайтып җитеп, мәдәният йортының фойесына төрле милләт вәкилләрен җыеп утырткан иде ул. Кнәз авыл җирлегендә яшәүче менә шушы халыклар һәрдаим мәдәни чаралар үткәреп торалар. Аларның барысының башында нәкъ менә Тамара Тузеева тора. Чара кич белән яисә төнлә тәмамлана, икенче көнне иртәнгә безнең газетаның электрон почтасында бу турыда язма һәм фотолар урын алган була инде. «Төнге 11дә дә, 2дә, 3тә дә утырып язам. Фотоларны да хәзер үзем төшерәм. Аларны газетага җибәрми торып, күңелем тынычланмый. Чара үткәреп бетерелмәгән кебек тоела. Аннары, ул вакытта телефон шалтырап та борчымый. Иркенләп утырып язам, - ди Тамара ханым. - Халык хәзер күнегеп бетте инде. Шуңа да район басмасын көтеп алалар, аның битләреннән үзләрен эзли башлыйлар. Аннары килеп миңа рәхмәтләрен белдерәләр. Әйтергә кирәк, район газетасында үзен күрү һәркемгә бик яхшы тәэсир итә. Шуның белән инде мин үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны шактый арттырдым. Яшьләр, балалар да, шулай итеп, беренчедән, сәнгатькә тартылса, икенчедән, аларда газета укуга кызыксыну уяна.
Тамара Егоровна «Татарстан» совхозы поселогында мәдәният тармагында эшли башлаган 1991 елдан бирле «Якты юл»ның тугрылыклы дусты. «Элегрәк хатны кәгазьгә язып, редакциягә китереп йөрисе булса, хәзер интернет аша гына юллыйсы бит - нигә язмаска әле. Мин бит кешеләрне яратам. Аларның күңелләренә хуш килә икән - кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышам», - ди Тамара ханым. Шуңадыр, аны бар поселок халкы хөрмәт итеп, безнең Тамара дип тора. Үзе дә үзенчәлекле кешеләрне таба белә, аларны халыкка чыгара. Мәсәлән, чабаталар үрүче Шыгай бабайны эзләп табучы да нәкъ менә ул.
Актив хәбәрчебезнең каләме һәрвакыт язып торсын, район басмасына тугрылыгын беркайчан да югалтмасын иде ул. Хезмәттәшебезне чын күңелдән Татарстан матбугаты көне белән котлыйбыз, иҗат уңышлары телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 09:00Якташыбызга дәрәҗәле бүләк Якташыбыз Алмаз Гәрәевка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хактагы указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.1000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:25Чын бәйрәм ясадылар Яңа поселогында Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен бик матур мәйданчык ясалды. Территория хәтта шәһәрләрдән дә яхшырак һәм югарырак дәрәҗәдә бизәлгән иде. Мәйданчыкны ясауга бик күпләрнең хезмәте керде.10401
-
15 гыйнвар 2021 - 12:50Көтмәгән табылдык Безнең 8-917-398-1983 ватсап номерына Мерәс авылында яшәүче Фәридә Әшрәфуллинадан хат килде.12300
-
15 гыйнвар 2021 - 11:30Туңудан коткарганнар Тукай районында ике ир-егетне туңудан коткарганнар.7400
-
15 гыйнвар 2021 - 10:30Җыеннар башланды Районда авыл җыеннары башланды. 13 январьда беренче очрашулар Борды һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлек идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин катнашты.6200
-
15 гыйнвар 2021 - 10:15Чатнама суыкларны ничек кичерәсез? Кыш ныклап торып үз хокукларын күрсәтә башлады: мул булып карлар ява, зәмһәрир салкыннар бит-кулны өтеп алгандай була. Чынлыкта кыш шундый булырга тиеш тә. Тукайлылар чын кышка әзерме? Салкыннарда аларга нинди авырлыклар белән очрашырга туры килгән? Өйләрен ничек җылыталар? Урамга чыккач өшемиләрме? Шундый сораулар белән райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.6200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:55Юлыбыз чиста Тукай районында юлларны кардан чистарту турында газета укучыларыбыз хәбәр итеп тора.6200
-
15 гыйнвар 2021 - 09:20Барыбыз да – чаңгыга! Кичә Яңа поселогында районның мәгариф идарәсе хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары үтте.5700
-
14 гыйнвар 2021 - 15:20Иң-иңнәрне барладык 8 январь көнне Круглое Поленың «Акчарлак» бассейнында район спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» узды.12500
-
6 ноябрь 2020 - 08:22"Якты юл" узебезнен газета!Син дэ укы!
-
30 декабрь 2020 - 16:10Яңа ел табынына Яңа ел өстәленә ризыклар әзерләү – бәйрәмнең иң мөһим бер өлеше. Хуҗабикәләр алдан ук менюны күзаллый, табынга ниндидер гадәти булмаган яңа әйбер әзерләргә яки иске рецептларны яңартырга тырыша. Астрологлар ризыклар исемлеген киләсе ел талисманына туры китереп төзергә куша. 2021 ел Ак Металл Үгез елы. Әлеге куәтле хайванга ошар өчен аның нәрсәләр яратуын исәпкә алмыйча ярамый.63600
-
29 сентябрь 2020 - 08:25Кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга? Диетологлар нинди киңәш бирә?77300
-
12 сентябрь 2020 - 11:30Ничек итеп баллы виноград үстерергә? Күп кенә бакчачылар соңгы елларда виноград үстерә. Әмма безнең табигать шартларында күпчелек очракта бу җимеш өлгереп бетә алмый, ул бераз әчерәк була. Татарстанда баллы виноград үстерү – ул үзе бер фән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәҗрибәле виноградчылар белән берлектә әлеге җимешне үстерү буенча киңәшләрен бирүне дәвам итә. Алар тукайлыларга да мул һәм баллы уңыш алырга ярдәм итәр.80201
-
15 гыйнвар 2021 - 12:05
-
15 гыйнвар 2021 - 11:40
-
15 гыйнвар 2021 - 10:05Тукай районында транспорт үзәге булачакРайон башлыгы Фаил Камаев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина районның транспорт инфраструктурасы үсеше турында фикер алыштылар.8000
-
13 гыйнвар 2021 - 14:15Шашка 7 январьда Яр Чаллы шәһәренең «Этюд» спорт мәктәбендә район мәктәпләре арасында шашка буенча район беренчелеге узды.17300
-
13 гыйнвар 2021 - 10:00Һәр салым түләүче күз уңында Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Фәрит Заһретдинов хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә районда салым бурычларын җыюның барышы белән таныштырды.16000
-
13 гыйнвар 2021 - 17:20Хоккей Чаңгыда һәм тимераякта шуу тукайлылар арасында аеруча популяр.14900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Юсупова
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика