Кызыклы һәм файдалы

Гранат ярдәм итәр

- Кан басымы югары булганда, йокларга ятар алдыннан гранат суына бал һәм су (1:1:1) кушып эчегез. Гранат төшләрен ташламагыз, ә киптереп (мичтә киптерергә дә ярый), онча хәленә килгәнче төегез һәм ризыкка кушыгыз. Гранат ончасы микроблар белән көрәшергә ярдәм итә һәм ашыйсы килү теләген арттыра. - Аның эчке бүлгеләрен киптереп, авыруларга...

- Кан басымы югары булганда, йокларга ятар алдыннан гранат суына бал һәм су (1:1:1) кушып эчегез.

Гранат төшләрен ташламагыз, ә киптереп (мичтә киптерергә дә ярый), онча хәленә килгәнче төегез һәм ризыкка кушыгыз. Гранат ончасы микроблар белән көрәшергә ярдәм итә һәм ашыйсы килү теләген арттыра.

- Аның эчке бүлгеләрен киптереп, авыруларга бәйле тайпылышлар булганда, күңел төшенкелегенә бирелгәндә, үзеңне һәрвакыт арыгандай хис иткәндә кулланалар. Бер чеметем чималны бер стакан кайнаган суда төнәтегез һәм көн дәвамында эчегез.

- Тире пешсә, зыян килгән урынны юешләтегез дә ярага гранат кабыгы ончасын сибегез. Ул йогыштан сакланырга ярдәм итә һәм яраның тизрәк төзәлүенә китерә.

- Тавык күзе күзәтелгәндә, көнгә 100әр мл гранат суы эчегез. Ул матдәләр алмашын яхшыртырга һәм күз тукымаларын тукландырырга ярдәм итә, күз ясмыгы тоныклануын булдырмый. Әмма гранат суы кайбер очракларда зыянлы: аны эч кипкәндә, әчелек югары булган ашказаны ялкынсынуы, тоз утыру авыруы күзәтелгәндә эчәргә ярамый.

Игътибарга: гранат суын әз-әз йотып яисә көпшә аша эчегез. Теш элпәсенә зыян килмәсен өчен, гранат суын эчкәннән соң авызны гади су белән чайкау яхшы.

Фото findmeals.com сайтыннан.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев