Якты юл
  • Рус Тат
  • Яшьләр булган җирдә өмет бар

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 августка райондагы бөртекле культураларның яртысыннан күбрәге, 55 процент мәйданда игеннәр урып-җыелды. Арыш, борчак, солы, тритикале культуралары тулысынча җыеп алынды. Хәзер көзге бодайның, арпаның соңгы гектарлары урыла. Комбайнчылар сабан бодае басуларына күчтеләр. Районда бөртеклеләрнең уртача уңышы 25,5 центнер. "Гигант" хуҗалыгы беренчеләрдән булып...

    "Ярыш" хуҗалыгында игеннәрне урып-җыю оешкан төстә бара. Кыр, ындыр табагы, амбар конвейеры өзеклекләрсез эшли. Беренче бригада ындыр табагы аша 2503 центнер борчак, 1200 центнер солы, 1800 центнер арыш, 2140 центнер арпа узган. Без булган көнне ындыр табагына 604 центнер бодай кайткан иде. Тулаем 15 мең центнер ашлык, тиешенчә чистартылып, амбарларга салынган. Гәрәбәдәй ашлык көшелләре күңелне сөендерә.

    Ә иң куанычлысы - биредә җиң сызганып балалар эшли. Аларның ихлас күңел биреп, булсынга эшләүләре күренеп тора.

    - Балаларның активлыгына, өлкәннәрчә җиренә җиткереп эшләүләренә сокланып туя алмыйм. Уракка төшкән көннән алып биредә алар. Кырдан кайткан ашлыкның җыелып ятканы булмады, - ди ындыр табагы мөдире Илгизә Нуруллина. - Укучылар өч сменага бүленеп эшли. Иртәнге якта - биш, кичке сменада дүрт сәгать эшлиләр.

    Балалар үсмер яшьтә булсалар да, аларны малайлар диясе килми. Күр инде, көрәкләрен ничек кулда "уйнаталар", йөзләре җитди. Үзләренең өлкәннәр янәшәсендә эшли алуларына кирәкле булуларына ихлас сөенәләр.

    - Юк, арымыйбыз, көннәр матур, эшләве, арып, өйгә кайтуы рәхәт, - диделәр алар.

    Ындыр табагындагы тәртип, чисталык әллә кайдан күзгә ташлана, Илгизә апалары тәмләп чәй дә эчертеп ала икән. Әнә, өстәлдә 3 литрлы банкада җир җиләге кайнатмасы утыра. Апалары аларны сыйларга алып килгәндер. Укучыларның һәркайсына да ул: "улым, кызым" дип дәшә. "Мондый рәхәт итеп эшләгәнем юк иде. Тиешле вакытында киләләр, дилбегә кактырмыйлар", - ди мөдир. Салават Шәриповның беренче ел гына эшләве түгел икән. Эльвина Галиева мәктәптә укыганда да уракта катнашкан, хәзер ул педагогия көллиятендә укый, каникулда ындыр табагына эшкә килгән. Фирүзә Сәлахова мәктәптә дә актив, монда да өлгер. Илһам Хаҗиев, Илнур Шәрипов, Илнур Сираев, Ләйсән Вәлиева, Инзил Гыйльметдинов - барысы да VIII-IX сыйныф укучылары. Бүген алар, кем әйтмешли, ашлык фронтының алгы сызыгында. Кем белә, бәлки әле киләчәктә бу яшьләр тормыш юлларын авыл хуҗалыгы белән бәйләрләр, туган авылларын гөрләтеп яшәтерләр.

    Яшьләр янәшәсендә остазлар да бар. Рәмилә Әхмәтвәлиева, Энҗе Хаматова, Сәрия Шәрипова, Гөлфинә Галиева, Фәридә Шәйхенурова, төп хезмәтләрен биредә эш белән бәйләп алып баралар. Ындыр табагын механиклардан башка күз алдына китереп булмый. Нәкыйп Вәлиев, Мансур Хәсәнов, инде лаеклы ялда булсалар да, чистарткыч-җилләткеч машиналарны көйләп эшләтеп торалар. Чистартылган ашлыкны шофер Таһир Шәйдуллин амбарларга ташый. Ә комбайннардан бер өзлексез ашлык төяп кайтаручы КамАЗ шоферларыннан бу көннәрдә икеләтә тырышлык сорала. Марат Мәрдәнов, Фәрит Шәйхенуров, Фәннүр Ситдыйковлар сынатмыйлар - бункеры тулган комбайннарның кырда аларны көтеп, вакыт әрәм иткәннәре юк.

    Язмамның башында саннар китергән идем. Гомере буе хуҗалык бухгалтериясендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Нурия Гыймазиева үлчәү капкасында төгәл исәп алып бара, һәр йөк, һәр мыскал ашлык исәптә. Аңа Гөлшат Галиева булыша.

    Без килгән көнне монда тагын бер күңелле вакыйга бара иде - халыкның пай җирләрен файдаланган өчен гәрәбәдәй арпа бирәләр иде.

    Тагын ындыр табагын үз иткән укучыларга кайтам - яраттым мин аларны; үтә җитди кыяфәт белән эшлиләр дә, яшьлек бит - төрткәләшеп, көшел өстендә тәгәрәшеп уйнап та алалар. Ә иң мөһиме - биредә эш тәртибенә, икмәк кадере белергә өйрәнәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: