Вакыт уза, сенаж аз әле
Ямьле җәйнең икенче аена кердек. Питрауга күп калмый. Бу чор элек-электән печәннең өлгергән, төрле үләннәрнең шаулап чәчәк аткан чагы. "Булса аяз Питрау көн - Булыр яшел печәнең; Яңгырлы булуы - Кырда печән черүе", дип әйткән борынгылар.
- Көннәр аяз торганда, терлек азыгын сыйфатлы әзерләргә тырышабыз. Әмма үлән чыгышы сыеграк. Бик үк мактарлык түгел әле, - дип каршылады Тукай азык-төлек корпорациясе директоры Мөсанниф Ханов. - Сенаж салабыз, печән, яфраказык әзерлибез. Корпорация эшчеләренә икешәр төргәк печән өләштек.
Басуда һәм ферма тирәсендә эшчеләр белән очрашканда, хуҗалык җитәкчесенең шәхси хуҗалыклар, мал тотучы эшчеләр турында кайгыртуын рәхмәт хисләре белән искә алдылар. "Безнең хуҗалыкта мондый игелекле гамәлнең булганын хәтерләмим. Быел печән өстендә 600әр килолы икешәр төргәкне "КамАЗ" машинасы белән ишегалдына китерделәр. Тагын шулкадәр печән сатып алсам, малларым иркенләп кыш чыга", - дип сөйләде элеккеге веттехник, хәзер кырда эшләүчеләргә аш-су китерүче хезмәт ветераны Әфгать Гайсин. Ул үз хуҗалыгында сыер, үгез, сарыклар асрый икән. Җитәкчегә шундый рәхмәт сүзләрен терлекчеләрдән дә, механизаторлардан да ишеттек. "Хуҗалыкта эшләүче 200ләп кешегә, шулай ук белгечләргә төргәк-төргәк печән бирелүе күңелләрне күтәрде, эш дәртен арттырды", - диделәр терлек азыгы әзерләүчеләр белән очрашканда.
Түбән Суыксу фермасы янында сенаж салучылар янында булдык. Бер мең сыешлы базның яртысыннан артыгы люцерна сенажы белән тулы. Былтыр салынган базы ачылмаган килеш калган. К-700 тракторчысы Кәрим Галләмов кайткан массаны эттереп, таптатып тора. Баз янәшәсендә Түбән Суыксу урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Альбина Маланина. Ул баз янында торып, кулындагы дәфтәргә һәр машинаның кайтуын хисапка төшерә. 29 июнь көнне яшел массаны Павел Антонов, Михаил Чернов, Ирек Тимергалин машиналары ташый иде. Басу белән ферма арасы әллә ни ерак булмаса да, чираттагы машинаны 20 минут чамасы көтеп алдык. Соңга калу сәбәбен шоферлар чапкычка тимер ватыгы эләгеп, чапкычны төзәтүгә байтак вакыт китүе белән аңлаттылар. "Ватылмыйча эшләгәндә, көн саен шоферлар 15-18 рейс ясыйлар. Һәр кайтуда 6-8 тонна сенаж була", - диде үлчәүче Альбина Маланина.
Массаны тыгызлаучы Кәрим Галләмов белән сенажның сыйфатын карыйбыз. Көпшәк урыннары бар. "Сенажның сыйфатына кем җаваплы?" - дигән сорауга тракторчы К. Галләмов төгәл генә җавап бирә алмады. Бу мәсьәләгә зооветеринария белгечләренең көндәлек игьтибары кирәк. Тукай азык-төлек корпорациясендә мөгезле эре терлек һәм сыерларның баш саны күп булгач, терлек азыгы күләме дә күп, сенажны гына 10236 тонна әзерләү күздә тотыла. Әмма 3 июльгә бары тик 1653 тонна гына әзерләнгән. Башка төр азык әзерләүне дә тизләтәсе иде. Чөнки вакыт көтми, үләннәр картая, сыйфатын югалта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев