Якты юл
  • Рус Тат
  • Утыз сигез егет армия хезмәтеннән качып йөри

    Көзге чакырылыш тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Бу юлы хәрби комиссариат алдына районнан 26 егетне армиягә озату бурычы куелды. Хәрби хезмәткә озату өзеклекләрсез бара, ләкин егетләрне чакырылыш комиссияләренә китерү бик авыр. Армия яшендәге 38 ир-егет бүгенге көндә комиссия чакыруын кире кагып, армия хезмәтеннән качып йөри, дип белдерәләр хәрби комиссариатта.

    Комиссия утырышларына бу юлы, план буенча, 336 кеше килергә тиеш. Инде чакырылыш вакыты тәмамланырга бик аз вакыт калып баруга карамастан, әлегә аларның 298е генә килеп күренгән. 38еннән чакыруга бернинди җавап юк. 223енең хезмәт итү вакыты төрле сәбәпләр белән (уку, гаилә хәле һ.б.) кичектерелгән, 44е, сәламәтлеге буенча яраксыз дип табылып, өстәмә дәвалануга озатылган.

    Чакыруга җавап бирмәгән егетләрне эзләү һәм хәрби комиссариатка китерү өчен хокук саклау органнарына язма мөрәҗәгатьләр юлланган. Бүгенге көнгә әлеге органнар аша 8 кеше комиссариатка китерелгән.

    Хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге егетләрнең иң күбе Круглое Поледа. Алар - 42 кеше. Шуларның 37се комиссия утырышларына килгән, 3 егет хәрби хезмәткә озатылган. Фамилияләре эзләүдәгеләр исемлегенә кертелгәннәрнең 5есе шушы җирлектә теркәлгән. Армия яшендәгеләрнең күплеге буенча икенче урында Кнәз авыл җирлеге. Аннан комиссиягә 38 егет чакырылган. Шулар арасыннан 1 егет армиягә алынган, 2 егет комиссариат чакыруыннан качкан. Бәтке авыл җирлегендә бүген армия яшендәге 33 егет яши. Качып йөрүчеләр исемлегендә - аларның 5есе. 2 егет көзге чакырылышта армиягә озатылган. Солдат хезмәте үтүдән качып йөрүчеләре белән иң зур рекордны исә Мәләкәс авыл җирлеге куя. Биредә теркәлгән 23 егетнең 7се хәрби комиссариат чакыруына җавап бирмәгән. Бу җирлектән быел көзен армиягә җибәрелүчеләр юк. Хәрби хезмәттән качучылар исемлеген шулай ук Калмаш (чакырылу яшендәге 21 егетнең 4есе), Новотроицкое (14 егетнең 4есе), Кече Шилнә (17 егетнең 2се), Әҗмәкәй (21 егетнең 2се), Боерган (6 егетнең 2се), Иске Дөреш (8 егетнең 2се), Теләнче Тамак (21 егетнең 1се), Яңа Бүләк (6 егетнең 1се) җирлекләре тулыландыра.

    "Авыл җирлекләре белән бергәләп эшләмәгәндә без генә бу проблеманы хәл итеп бетерә алмыйбыз. Безгә бу очракта бергә булу кирәк", - диләр хәрби комиссариатта. Район чакырылыш комиссиясе карары нигезендә һәр авыл җирлегенә бурыч куелган. Аның үтәлешенә җирлек башлыклары җаваплы. Шулай ук авылларда бу эш белән шөгыльләнү өчен махсус хәрби-исәп хезмәткәре дә билгеләнгән. Беренчел хәрби исәпне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субвенция бүленә.

    Алда саналган авыл җирлекләре чакырылыш кампанияләренә җаваплырак карасыннар иде, диләр хәрби комиссариатта. Шул ук вакытта әлеге максатта актив эшләгән җирлекләргә, аларның башлыкларына рәхмәтләрен белдерәләр. Мәсәлән, Бикләндә, Бордыда, Иштирәктә, Комсомолецта, Күзкәйдә, Мусабай Заводта, Сәмәкәйдә, Иске Абдулда, Түбән Суыксуда "кара исемлек"кә керүчеләр юк. Гомумән, әлеге авыл җирлекләре чакырылыш кампанияләрендә, гадәттә, уңай яктан гына телгә алына.

    Көзге чакырылышта армиягә алынганнар бер ел гына хезмәт итәчәк, ә киләсе елдан хәрби хезмәтнең ел ярымга әйләнеп куюы да бар, диләр комиссариатта. Ноябрь ахырында РФ Дәүләт Думасының оборона буенча комитет рәисе Владимир Комоедов шундый тәкъдим белән чыкты. Аның фикеренчә, солдат хезмәтен бер елдан ел ярымга җиткереп кенә Россия армиясендәге торгынлыктан чыгарга мөмкин. Комоедов хәрбиләрне әзерләү өчен бер ел гына җитмәвен белдерә. Уку вакытын исәпләмәгәндә, шәхси состав ярты ел хезмәт итүгә кайтып та китә. Алар урынына тагын әзер булмаган яшьләр килә, ди ул. Дөрес, әлегә бу тәкъдимгә кистереп кенә нинди дә булса җавап бирүче юк, бернинди закон да кабул ителмәгән. Думаның инициативасын хөкүмәт яклармы, юкмы - билгесез. Ә ике еллык хезмәттән бер еллыкка күчү 2006 елда башланган иде. Шул елны законга үзгәрешләр кертелеп, армия вакыты башта ел ярымга, аннары бер елга калган иде.

    Солдат хезмәтеннән качучылар да бар, алар белән беррәттән армиягә үзләре теләп китүчеләр дә. Кичә район тагын биш егетен солдат хезмәтенә озатты. Калмаштан Данил Бикиев, Таулыктан Илназ Зиннәтуллин, Кнәздән Иван Самойлов, Круглое Поледан Юрий Трифонов, Бәткедән Евгений Феоктистов Казанга жыелу пунктына юл алдылар. Киткәннәргә имин сәфәр юрыйсы, ил алдындагы бурычларын үтәп, әти-әниләре янына сау-сәламәт булып кайтсыннар иде дип телисе килә.

    Район прокуроры Марат Әхәтов:

    - Хәрби хезмәткә барудан качу җитди хокук бозуларның берсе санала. Мондый гамәл өчен РФ Җинаять Кодексының 328 маддәсендә җинаять җаваплылыгы һәм 200 мең сумга кадәр штраф яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

    Хәрби хезмәттән азат ителеп, альтернатив гражданлык хезмәтеннән качкан гражданнар 80 мең сумга кадәр штрафка яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла яисә 6 айга кадәр кулга алына.

    Шулай булгач, армиягә чакырылучыларга уйланырга җирлек бар: "хөкем ителгән" дигән исемне күтәрергәме, әллә "Ватан өчен намуслы хезмәт иткән" дигән исемне алыргамы?

    Моннан тыш, нигезле сәбәп булмаган килеш, чакырылыш яисә медицина комиссиясенә килмәгән өчен административ җаваплылык һәм 2000 сумга кадәр штраф каралган.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЭЭБ башлыгы Дамир Шәйдуллин:

    - Россия Федерациясе Хәрби Көчләренә чакырудан качып йөрүчеләрне эзләүдә Хокук саклау органнары тарафыннан барлык чаралар күреләчәк.

    Теги: армия
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: