Армия тег белән яңалыклар
-
«Кирәк булгач, диңгез төбенә дә төштем», – ди район суды рәисе ярдәмчесе Линар Гайфетдинов
Һәр елның яз-көз айлары яшь егетләр өчен киеренке вакыт - армия сафларына чакырылу чоры. Әти-әниләр өчен дә тынгысыз көннәр ул. Уллары илнең кай почмагында хезмәт итәр? Хезмәттәшләре кыерсытмасмы? Теле белән әйтмәсәләр дә, һәр ата-ананың башыннан шундый уйлар сызылып үтә. Бер ишеләре исә балаларын хәрби хезмәттән алып калу юлларын да эзли...
-
Армия сафларына районнан 40 егет китте
2013 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә районыбыздан барлыгы 30 егет китәргә тиеш. Быел исә армиягә 40 егет китте, бу - планның 133 процентка үтәлүе дигән сүз. Егетләрнең 18е - «С» категорияле машина йөртүчеләр, 30ы - урта һәм югары белемлеләр. Барлыгы чакырылыш комиссиясе утырышына 174 кеше чакырылган иде. Шуларның 168е килде....
-
Тагын 16 егетне армиягә озатасы бар
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу чакырылышта барлыгы 21 егет армиягә озатылган. Июнь аенда тагын 16 егетне хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла. Бүген 6 егет, 14 һәм 17 июньдә - 3әр,...
-
Утыз сигез егет армия хезмәтеннән качып йөри
Көзге чакырылыш тәмамланырга бер ай вакыт калып бара. Бу юлы хәрби комиссариат алдына районнан 26 егетне армиягә озату бурычы куелды. Хәрби хезмәткә озату өзеклекләрсез бара, ләкин егетләрне чакырылыш комиссияләренә китерү бик авыр. Армия яшендәге 38 ир-егет бүгенге көндә комиссия чакыруын кире кагып, армия хезмәтеннән качып йөри, дип белдерәләр хәрби комиссариатта.
-
Ике райондашыбыз армиягә китте
6 ноябрьдә көзге чакырылышның беренче озатуы булды. Ике райондашыбыз - Бикләннән Руслан Атеев, Бәткедән Айрат Гайсин Казандагы җыелу пунктына китте. Аннан егетләрне хәрби частьләргә озатачаклар. Бу көзге чакырылышта районнан 26 егет солдат хезмәте үтәргә китәчәк, хәрби комиссариатка шундый бурыч җиткерелде, дип хәбәр итте хәрби комиссар ярдәмчесе И. Кулеева.