Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Кирәк булгач, диңгез төбенә дә төштем», – ди район суды рәисе ярдәмчесе Линар Гайфетдинов

Һәр елның яз-көз айлары яшь егетләр өчен киеренке вакыт - армия сафларына чакырылу чоры. Әти-әниләр өчен дә тынгысыз көннәр ул. Уллары илнең кай почмагында хезмәт итәр? Хезмәттәшләре кыерсытмасмы? Теле белән әйтмәсәләр дә, һәр ата-ананың башыннан шундый уйлар сызылып үтә. Бер ишеләре исә балаларын хәрби хезмәттән алып калу юлларын да эзли...

Район суды рәисе ярдәмчесе булып эшләүче Линар Гайфетдинов егетләргә, һичшиксез, армиягә барырга кирәк дигән фикердә тора.
- Хәрби хезмәткә үз теләгем белән киттем. Әтием дә, әнием дә каршы килмәделәр. Әти киресенчә: «Хезмәт итеп кайтырга кирәк, армия тормышы күп нәрсәгә өйрәтә», - дип минем теләгемне хуплады гына. - Нинди генә һөнәр иясе булмасын, армия мәктәбе сәламәт булган һәр ир-егеткә кирәк. Шуңа күрә барыргамы-юкмы дип икеләнеп тормадым, - ди Линар. - Армиягә киткәндә мин өйләнгән идем инде. Кечкенә улым да бар. Үзем өчен, хәрби хезмәттә мине нәрсә көтәчәге турында уйлап борчылмадым, төрле сынауларга әзер идем. Хатыным Дилә, улым Ринат өчен борчыла идем. Сагындыра иде, әлбәттә. Гаиләмдә була алмау да минем өчен үзенчәлекле бер сынау булды. Ә тормыш итәргә аларга әти-әниләребез ярдәм иткәнен белеп тора идем.
Әңгәмәдәшемнең үз-үзен тотышыннан, фикер сөрелешеннән үк өлгергән, җитлеккән шәхес икәне күренеп тора. Монда көчле ата тәрбиясе тигәне дә сизелә. Чаллының «Калкан» мәктәбендә уку да Линарга йогынты ясамый калмагандыр, шәт. Тәртипкә, төгәллеккә, сабырлыкка анда да өйрәнгәндер. һәрхәлдә, армиядәге тәртип, таләп, андагы кагыйдәләр аның өчен авыр тоелмаган.

Ничек анда, Кара диңгез буйларында?

- Армиягә мин 2011 елда киттем. Ул вакытта Украина составына кергән Кырым якларына Севастополь шәһәрендәге диңгез флотына эләктем. Сәламәтлегем буенча мине водолазлар мәктәбенә җибәрделәр, - ди Линар.
Беренче тапкыр махсус полигонда су астына төшкәнне дә ул кызык итеп, армия хатирәләренә бирелеп сөйли. Водолаз костюмы, аның кирәк-яраклары 80 килограммга кадәр авырлыкта, бик җайсыз булган. Су астына китеп, беренче тапкыр 15 метр тирәнлеккә чумганда, басым аркасында әлеге кирәк-яракларның авырлыгы 120 килограммга кадәр җиткән. Әле тирәнгә китү генә түгел бит. Командование биргән биремне дә үтисе бар.
- Су астында үзеңне галәмдәге космонавт итеп хис итә башлыйсың. Басым аркасында хәрәкәт итүе бик авырлык белән генә бирелә. Моннан кала, салкын тиеп, томау төшсә, эшләр бөтенләй хөрти. Имтихан биргән чакта ачык диңгездә су тирәнлегенә киткәндә сиздем моны. Томау аркасында борын суламый. Басым исә артканнан-арта бара. Маңгай тирәсендә энә кадаган төсле, бик көчле авырту сизә башладым. Бик тирәнгә китә башласам, шул авырту көчәя, түзәрлек түгел. Шуңа күрә тирәнгә төшмичә генә бер урында торам. Ә безне тикшереп торучы командирлар, табиб һәр минут диярлек безнең күпме юл узганны, хәлебезне радиоэлемтә аша белеп кенә тора. Минем хезмәттәшләремнең барысы да биремне үти тора, ә мин икенче тапкыр: «Барысы да яхшы», - дип хәбәр итәм дә авыртуга түзә алмыйча бер урында торам. Моны сизеп, өстәгеләр: «Беләбез, бер урында торасың ич», - дип ачуланалар. - Мин сиздермим, вакыт бирегез дип, хәл алырга тырышам. Кире борыласы, бирешәсе дә килми бит. Өстәвенә, икенче көнне Дилә белән улым Ринат килергә тиешләр, увольнениегә чыгасым бар. Имтиханны тапшырмаган булсам, алар белән күрешәсе түгел идем. Шуңа күрә дә бер мәл тын торгач, сулыш кинәт үзеннән-­үзе ачылып китте. Басымның йогынтысы да җиңеләйде. Шуннан әкрен-әкрен генә биремне үтәп, имтиханны тапшыруга ирештем. Яшермим, авыр иде, әлбәттә, - дип сөйли Линар.
- Сез сөйләгәндә дә куркып торам. Суга беренче кергәндә куркыныч булгандыр, әлбәттә, - дим.
- Беренче тапкыр чумганда куркыныч булмады, иң борчыганы - нәрсә дә булса дөрес эшләмәү, ялгыш теге яки бу приборны ватармын дигән курку хисе бар иде. Шулай да шәхсән үзем өчен иң куркынычы ачык диңгездә 42 метрга чуму булды, - дип искә ала Линар Гайфетдинов.
Армиядә гадәти булган атарга өйрәнү, башка шундый күнегүләр турында сораштыргач, Линар шаярып: «Атарга бер бардык баруын, көн дә күнегүләрен дә ясадык. Водолаз сугышмый бит ул. Ул - суга батканнарны коткаручы, суга төшкәнне табып алучы», - дип шаярып куя. Шул рәвешле хезмәт итү вакыты тәмамлануга әңгәмәдәшем икенче һөнәргә - водолаз-инструктор белгечлегенә дә ия булган.

Армия тәртипкә өйрәтә

Сүз арты сүз китеп Линар белән армиядәге тәртипләр, колакка яман сүз булып ятучы «дедовщина» турында да сөйләшәбез. Аның сүзләренә караганда, Кара диңгез флотында хезмәт итүчеләр арасында булган мөнәсәбәтләр уңай ягы белән аерылып тора.
- Төрле тәртипсезлекләр, устав бозуларга тап булмадым. Аннары, кайда гына хезмәт итсәң дә, үзеңнең фикереңне әйтә белү, аны яклый алу бик мөһим. Мораль яктан көчле була белү кирәк, - ди Линар. - Армиягә яшьли китәргә кирәк дигән киңәшләрне дә хәрби хезмәткә килгәч кенә аңладым. Мин хезмәт итә башлаганда күптәннән хезмәт итүчеләр арасында яшь егетләр бар иде. Армия кануннары буенча син аларның сүзләренә колак салырга тиеш. Чөнки биредә яшь түгел, ә кемнең күпме хезмәт итүе мөһим. Аң һәм эчке дөнья белән моны кабул итә алмасак та, буйсына идек. Шулай да андый унсигез-егерме яшьлек егетләрне җитәкчелек беркайчан да дәрәҗә буенча күтәрми иде. Алар инде формалашкан шәхесләрне, уку йортларын тәмамлап килүчеләрне отделение командирлары итеп билгелиләр, безне шул рәвешле аерып чыгарырга тырышалар иде, - диде ул.
Линар Гайфетдинов сөйләвенчә, солдатларның сәламәтлегенә, төрле җәберләү очракларын булдырмауга зур игътибар биргәннәр. Көн саен солдатлар телендәге «Вилка»га, «Үзәк палуба»га (Солдатлар бүлмәсе уртасында сызык сызылган. Тикшерү вакытында егетләр шул сызык буйлап тезеләләр) тезеп тәннәрен төрле җәрәхәтләр, кара янган урыннар юкмы дип тикшерә торган булганнар. Нинди дә булса кара тап, җәрәхәт күрсәләр - аларның кайда, ничек алынуы турында аңлатма яздырганнар. Частьта сугышу кебек тәртипсезлекләрне булдырмаска тырышканнар. Моның өчен җитәкчелекне җаваплылыкка тартканнар.
- Минем хезмәт итү вакыты тәмамланганда видеокамералар да урнаштырганнар иде. Тәүлек буена хезмәт итүчеләрнең үзләрен ничек тотуларын шулай тикшереп, һәрнәрсәгә күз-колак булып тордылар. Шуңа күрә үзара мөнәсәбәтләрне ачыклау, йодрык уйнату өчен мөмкинлек юк иде анда, - дип искә ала Линар.
- Шулай да армия сине нәрсәгә өйрәтте? Ул нинди дә булса файдалы тәҗрибә бирдеме? - дип егеткә төбәләм.
Ул ике дә уйлап тормыйча:
- Ул миңа тормыш кыйммәтләрен аңларга, иң беренче урында нәрсә булырга тиешлеген күрсәтте. Моңа кадәр булган ялгышларыма карата күзләремне ачты. Кеше тормышында гаиләдән дә кыйммәтрәк байлыкның юклыгына төшендерде. Эш тә, тоткан дәрәҗә дә, матди байлыклар да - килеп-китүче генә әйбер. Ә гаилә - мәңгелек төшенчә. Ирләр дуслыгының нәрсә икәнен, аның никадәр көчле булуын нәкъ менә армия күреп-тоярга өйрәтте, - диде ул.

Таләпчәнлек, дөрес тәрбия чын ирләрне үстерә

Хәзерге вакытта Линар ике бала: дүрт яшьлек улы Ринат һәм ике яшьлек кызы Сафинаның яраткан әтисе, җәмәгате Диләнең ышанычлы терәге. Улы әле кечкенә булса да, ул аңа чын ирләр тәрбиясе бирергә тырыша, киләчәктә аны хәрби юнәлештәге уку йортына бирергә ниятли. «Көчле ихтыярлы, үз сүзендә торучы чын ир-ат булып үссен», - ди Линар. Ул үзен таләпчән әти, гаилә башлыгы дип саный. Һәм бу дөрестер дә. Менә бит үзе дә әтисе Ринат Гайфетдинов, энесе Илдар турында ничек хөрмәт белән сөйли:
- Әти минем өчен бик абруйлы кеше. Әгәр дә ул миңа хәзер шалтыратып, килергә кушса, мин сездән гафу үтенеп, шунда ук китәчәкмен. Хәрби хезмәт вакытында да әти шалтыратса, командирдан рөхсәт сорап җавап бирә идем, - ди ул.
Күрәсең, нәкъ менә әтисе тәрбиясе аның өчен өлге булып торадыр да. Аның йогынтысында ул балаларына кечкенәдән үк тәртип, җаваплылык кебек иң яхшы сыйфатларны сеңдерергә тырыша.
Линарның энесе Илдар да хәзерге вакытта абыйсы кебек үк Севастопольдә хезмәт итә. Армиягә китүенә дүрт ай гына булса да, ул да сынатмый.
- Хәрби хезмәткә барырга кирәк. Ничек кенә авыр булса да, ул барыбер ир затын тәртипкә, уйларга өйрәтә, холыкны чарлый. Гади кеше баласымы син, хөкүмәттә урын тотучының баласымы - кемлегең мөһим түгел. Һәркем хәрби бурычын үтәргә тиештер, миңа калса. Һәрхәлдә, хезмәттәшләрем арасында түрә балалары да бар иде. Алар үз-үзләрен тотышлары буенча башкалардан аерылып тормадылар, һәммәсе кебек үк, бирелгән заданиеләрне үтәп, тырышып хезмәт иттеләр, - диде саубуллашканда Линар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия армия хезмәте