Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армия сафларына районнан 40 егет китте

2013 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә районыбыздан барлыгы 30 егет китәргә тиеш. Быел исә армиягә 40 егет китте, бу - планның 133 процентка үтәлүе дигән сүз. Егетләрнең 18е - «С» категорияле машина йөртүчеләр, 30ы - урта һәм югары белемлеләр. Барлыгы чакырылыш комиссиясе утырышына 174 кеше чакырылган иде. Шуларның 168е килде....

2013 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә районыбыздан барлыгы 30 егет китәргә тиеш. Быел исә армиягә 40 егет китте, бу - планның 133 процентка үтәлүе дигән сүз. Егетләрнең 18е - «С» категорияле машина йөртүчеләр, 30ы - урта һәм югары белемлеләр. Барлыгы чакырылыш комиссиясе утырышына 174 кеше чакырылган иде. Шуларның 168е килде. Республикада Универсиадага бәйле рәвештә язгы чакырылышның кыска срокларда узуы сәбәпле, егетләр алдына медицина тикшерүен тиз арада үтү бурычы куелды. Авыл җирлекләре бу бурычны тулысынча башкарып чыкты. 2013-2014 елларда хәрби частьларда районыбызның Әҗмәкәй (1), Бәтке (6), Биклән (1), Борды (1), Иштирәк (4), Калмаш (2), Кнәз (9), Круглое Поле (4), Күзкәй (1), Кече Шилнә (1), Мәләкәс (2), Түбән Суыксу (2), Новотроицкое (1), Теләнче Тамак (3), Шилнәбаш (1), Яңа Бүләк (1) авылларыннан егетләр хәрби хезмәт куячак дип белдерде ТР хәрби комиссариатының Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы бүлеге башлыгы Рәис Юнысов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия