Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Уракка төштеләр. «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре ындыр табагына беренче олау ашлык алып кайтты

Дүшәмбе көнне «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре, районда иң беренчеләрдән булып, уракка төште. Хуҗалык механизаторлары Әнвәр Ногманов, Фәнис Шәмсиев иярләгән комбайннар иң элек көзге арыш басуына керде. - 50 гектардагы көзге арышка кичә алындык. Уңыш гектарыннан 20 центнер чыга. Эшне тиз тотарга тырышабыз, чөнки һава торышының нинди буласын белеп булмый. Иртән аяз,...

Ярышлылар уракка төшкән мәлдә, хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов районда урып-җыюда катнашасы техниканың уракка әзерлеге турында чыгыш ясады.

- Берничә атна рәттән яуган яңгырларның азык культураларына, бәрәңгегә, игеннәргә йогынтысы уңай булды. Ике атна эчендә 105 ммдан артык яңгыр төште, - дип башлады үзенең чыгышын Хәйдәр Сабитов. - Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, тотрыклы җылы, дымлы һава торышы авыруларның, бөҗәкләрнең күбәеп китүенә менә дигән шартлар тудыра. Шул сәбәпле алардан саклану чараларын күрергә, иген басуларын махсус препаратлар белән эшкәртергә кирәк, - диде ул.

Әлеге вакытта хуҗалыкларда терлек азыгы әзерләү эшләре дә дәвам итә. 20 июльгә район күләмендә 9627 тонна печән (100 процент), 40 мең тонна сенаж (82 процент), 110 тонна яфраказык, 17 мең тоннага якын азык берәмлеге, ягъни бер шартлы терлеккә 12,6 центнер азык берәмлеге күләмендә терлек азыгы әзерләнгән.

Хәйдәр Габдулла улы үткән атнада хуҗалыкларда булган комбайннарның әзерлеге, аларның механизаторлар белән тәэмин ителеше турында сөйләде.

- Районда бүгенге көндә 116 урып-җыю техникасы бар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре уздырган тикшерү буенча, «Гигант», «Чаллы яшелчәсе», Вилданов исемендәге крестьян-фермер һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар белән беррәттән башка хуҗалыкларда да комбайннарны уракка әзерләү эше төгәлләнә. Урып-җыю техникасын әзерләп бетерәсе хуҗалыклар да бар әле. Шулай ук кайбер крестьян-фермер хуҗалыкларында запас частьлар, механизатор җитеп бетмәү мәсьәләсе дә көн үзәгендә, - диде ул.

Район игенчеләре яңа уңыш әйбәт булыр дип өметләнә. Ләкин моның өчен аны вакытында, югалтусыз җыеп алу мөһим.

Бу атна башыннан республикада быелгы уңышны җыю вакытында хезмәт куркынычсызлыгы техникасы таләпләрен үтәү айлыгы башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында урак ашлык