Уракка төштеләр. «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре ындыр табагына беренче олау ашлык алып кайтты
Дүшәмбе көнне «Ярыш» хуҗалыгы игенчеләре, районда иң беренчеләрдән булып, уракка төште. Хуҗалык механизаторлары Әнвәр Ногманов, Фәнис Шәмсиев иярләгән комбайннар иң элек көзге арыш басуына керде.
- 50 гектардагы көзге арышка кичә алындык. Уңыш гектарыннан 20 центнер чыга. Эшне тиз тотарга тырышабыз, чөнки һава торышының нинди буласын белеп булмый. Иртән аяз,...