Якты юл
  • Рус Тат
  • Флүс Исрафилов – иң күп ашлык суктыручы

    "Камская Нива" агрофирмасы - районда бөртеклеләрне иң күп мәйданнарда игүче хуҗалыклардан. 7756 гектардагы басулар бөтен район территориясенә таралган дисәк тә ялгыш булмас. Ләкин игенчелек технологиясе югары булган, урып җыю комплекслары заманча тиз йөрешле, маневрлы 12 комбайн һәм 36 Камаз машинасы белән тәэмин ителгән хуҗалык өчен бу кыенлык түгел.

    Урак бөтен басуларда да бердәй өлгерлек белән бара: хуҗалык көненә 25152 центнер ашлык суктыра. Тулай җыем да районда иң саллылардан - 91947 центнер тәшкил итә. Әлеге саннар, артында, әлбәттә, һәр комбайнчының көндәлек тырыш хезмәте, минутлап-сәгатьләп җыйган центнерлары. "Татарстан" совхозы поселогы егете 21 яшьлек Флүс Исрафилов урак башыннан куәтле "Лексион"ы белән 11056 центнер бөртек суктырды. Бу - районда иң югары күрсәткеч. Бу көннәрдә Флүс үзенең хезмәттәшләре белән Яңа Сарайлы янындагы басуда "нур" сортлы арпаны суктыралар. "Бу басуда игеннәр аеруча уңды. Уртача уңыш 39-40 центнер чыккан урыннар да бар. Икмәк, гомумән, мулдан. Нигездә, суперэлиталы һәм элиталы сортлар үстерәбез, борчакның "дударь" сорты әнә быел 27,7 центнер уңыш бирде. 2900 гектардагы сабан бодаеның ("экадо") да башаклары саллы. Инде тиз арада югалтуларсыз җыеп алырга көннәре генә шулай матур торсын, егетләребез исә берсе дә сыната торган түгел," - диде агрофирма директоры Андрей Хохлов.

    Инде тәмам өлгереп ак алтын төсенә кергән арпа башакларын ашыга-ашыга "йотып" килүче комбайннарның тизлегенә күз иярми. Югары комфортлы кабина, компьютер белән җиһазланган чит ил техникасының эшләвен карап тору бөтенләй хикмәт. "Лексион"ның 9 метрлы ургычы белән ничек маневрлап борылуын, берничә минут эчендә 6 тонна сыешлы бункерыннан ашлыкны бушатып өлгергәнен хәйран калып карап торганнан соң, репортажымның герое - 5нче сезон инде әлеге комбайнны иярләүче Флүс Исрафилов белән якыннанрак танышам. Тумышы белән "Татарстан" совхозы поселогыннан, Минзәлә совхоз-техникумында инженер-механиклыкка укый икән уңган егет. Кечкенәдән техникага мөкиббән, шуңа күрә һөнәри -техник көллияттә башлангыч белем алган. Практика вакытында шушы комбайнда ярдәмче булып эшләгән. Тырышлыгын күреп, хуҗалык җитәкчесе даими эшкә чакырган үзен, үзе яратып өлгергән комбайнны да ышанып тапшырган. "Бик акыллы һәм төгәл техника, игътибарны, җаваплылыкны таләп итә, ләкин бер җаен тапсаң, дөнья рәхәте: кондиционеры, магнитофоны эшләп тора," - ди Флүс. Кунакчыл "хуҗа"ның тәкъдиме белән әлеге кабинаның уңайлыгын мин дә сынадым - чыннан да, чиста, салкынча "бүлмә"гә кергәч, 30 градуслы челләгә чыгасы да килми. Хәер. утырып тору гына түгел бит - Һәркөнне иртәнге 6.00 дан кичке 10.00 га кадәр комбайның төзек эшләсен өчен компьютерны "укый" да, "тыңлый" да белергә кирәк бит. Әлбәттә инде көндәлек күрсәткече белән кызыксынам. Анысы да экранда язылып бара икән - 1 августта 1646 центнер ашлык суктырган "Урак-2012 батыры". Түләү дә начар түгел, узган ел бер ай эшләгәнгә 70 мең сум акча алган Флүс. Быел әнә җитәкчелек түләү расценкаларын 20 процентка арттырган. Комбайнчылар бик канәгать. Шушы басуда арпа суктыручы башка комбайнчыларның да җитештерүчәнлеге югары, күрсәткечләре мактауга лаек. Бу нәүбәттән хуҗалык җитәкчесе Альвир Даутов, Фәнис Гатин, Ирек Талипов, Альберт Шакиров, Рөстәм Габдуллин, Айрат Исрафилов кебек иген язмышын хәл итүче тырыш яшьләрне мактап телгә алды. Удар атнада темпларны тагын да тизләтергә исәпләре "Камская Нива" игенчеләренең. Ә Флүскә теләкнең иң изгесе - беренчелекне кулдан ычкындырмаска.

    Шунысы бигрәк тә куандыра: быелгы уракның иң алгы сафында ышанычлы адымнар белән яшьләребез - үзебезнең район егетләре бара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: