Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Татарстан Рәисе районыбызда булды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов узан атнада Чаллыга эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнеханов спортның техник төрләре мотодромстадионында булды. Республика Рәисен район башлыгы Фаил Камаев, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев озатып йөрде.

«НАИКОМ мотокросс ЭКСТРИМ» җитәкчесе Наил Хөббәтуллин кунакларны каршы алды һәм таныштыру экскурсиясе үткәрде. Объект 2020 елда эшли башлаган. Бу – Россиядә мотоцикл спорты белән шөгыльләнү өчен трассалары, зур территориясе булган һәм инфраструктуралы бердәнбер техник спорт төрләре стадионы.

Рөстәм Миңнеханов барлык трассаларны, клуб биналарын, «ТЕХНОГОРОД НАИКОМ» мотокросс мәктәбен карады һәм спортчылар белән танышты. Шулай ук ул «ТЕХНОГОРОД» һәм «ТЕХНОГОРОД НАИКОМ» командалары Россия чемпионаты призерлары белән очрашты. Республика Рәисе стадионны булдыруга катнашы булган барлык төзүчеләргә, спортчыларга һәм Наил Хөббәтуллинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм клуб эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

“Наиком” спорт аренасының төп максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне мотокросска җәлеп итү, өйрәтү һәм мотокросс буенча ярышлар һәм чемпионатлар үткәрү. Спорт аренасындагы очрашудан Республикабыз Рәисе канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев