Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сайлау участокларына видеокүзәтү җайланмалары куела

Россия Федерациясе Президентын сайлауга әзерлек дәвам итә. Атна башыннан районның барлык участок сайлау комиссияләре тулы көченә эшли башлады. Дүшәмбе көнне муниципаль районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева, Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең "Россия Федерациясе Президентын сайлауда сайлаучылар исемлеген төзү, төгәллек кертү һәм аннан файдалану инструкциясе турында"гы карарына нигезләнеп, участок...

Бу көнне участок сайлау комиссияләре рәисләре сайлаучылар исемлегенең беренче нөсхәләрен һәм исәптән төшү турындагы таныклыкларны алдылар. Сайлаучылар таныклыкларны үз участокларыннан 3 мартка кадәр килеп ала алалар.

Шулай ук сайлаучылар исемлеге белән танышу, аңа төгәллек кертү өчен һәм сайлауга чакыру кәгазьләре дә участок сайлау комиссияләре рәисләренә тапшырылды.

2012 елгы РФ Президенты сайлауларының тагын бер яңалыгы - Россия Федерациясе территориясендәге барлык сайлау участоклары биналарында быел видеокүзәтү җайланмалары куелачак. Программа-аппарат комплексы ике видеокамерадан, компьютердан һәм җайланманы өзеклексез эшләтүче кабельләр җыелмасыннан тора. Камераларның берсе залны тулысынча күзәтәчәк, икенчесе тавыш бирү урнасын видеоязмага төшерәчәк. Ике камера да видеоны интернетка җибәреп торачак. Техник сәбәпләр аркасында нинди дә булса өзеклекләр килеп чыкканда, ашыгыч рәвештә килеп җитәргә тиешле белгечләр бригадалары эшләячәк. Бюллетеньнәрне санау да веб-камералар күзәтүе астында башкарылачак. Татарстан Республикасында 2853 сайлау участогының 2753е программа-аппарат комплексы белән тәэмин ителер, 56 ябык участокта һәм техник мөмкинлеге булмаган 44 участокта Президент сайлаулары камераларсыз гына үтәр дип планлаштырыла. Системаны урнаштыру, техник яктан төзеклеген тәэмин итү республика территориясендә "Таттелеком" ААҖнә йөкләнгән.

Район территориясендә 4 мартта 43 сайлау участогы эшләячәк. Аларның 42се камералар белән тәэмин ителер дип планлаштырыла. Системаны көйләү район авыл җирлекләрендә 20 февральгә кадәр башкарылачак. Җайланманың беренчесе Биклән авыл җирлеге бинасында урнашкан 2667нче сайлау участогында куелды. Камераларны урнаштыру, эшләтү тәртибе белән танышу өчен узган атнада авыл җирлекләре башлыклары һәм участок сайлау комисссияләре рәисләре бирегә җыелды. Аларга барлык мәгълүматны "Таттелеком" ААҖнең Яр Чаллы зонасы баш инженеры Алексей Потянов җиткерде, шулай ук сорауларга җаваплар бирде.

Сайлаулардан соң веб-камералар урыннарда калырмы һәм алдагы сайлау кампанияләрендә файдаланылырмы яисә кире алынырмы - әлегә билгесез. ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Николай Никифоров матбугат конференциясендә бәлки алар халык хуҗалыгында, мәктәпләрдә, я булмаса башка социаль объектларда файдаланылыр дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РФ Президентын сайлау