Ә бу муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә юлны яба
Быелдан башлап 27 яше тулып та армиягә бармый калган ир-атларның хәрби билетына хезмәт итмәве турында гына түгел, ә законлы нигезе булмаган килеш чакырылыш буенча хезмәт итмәве турында язылачак. Киләчәктә исә мондый ир-егетләргә хәрби билет түгел, махсус белешмә генә бирә башларга да мөмкиннәр....
Язгы чакырылышның яңалыклары
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләр моның белән генә бетми әле. Үзенчәлекләрнең берсе - армия сафларына чакырылган һәркем өчен махсус шәхси электрон карталар булдырачаклар. Әлеге картада ир-егет турында мәгълүмат, аның фотосы, медицина белешмәләре һәм хәрби хезмәт узу урыны күрсәтеләчәк. Бу ысул солдатларның санын һәм бу өлкәдәге башка статистиканы ачыкларга ярдәм итәчәк.
2014 елның язгы чакырылышына эләгүче егетләрнең сәламәтлегенә кагылышлы яңалык та бар. Ул хәрби хезмәттән тулысынча азат итә һәм армиягә китү вакытын кичектерә торган авырулар исемлеге белән бәйле. 1 гыйнвардан РФ Хөкүмәтенең хәрби-медицина тикшерүенә кагылышлы положениене раслау турындагы 565нче санлы карары үз көченә керде. Анда чирләр исемлеген үз эченә алган бер маддә сызылды. Мәсәлән, яңа тәртип буенча, икенче дәрәҗә яссы табанлылык һәм икенче дәрәҗә артроз диагнозы куелганнар хәзер хәрби хезмәткә алыначак. Күз, нерв системасы авырулары, тумыштан баш мие кистасы булган ир-егетләр дә армиягә барырга яраклы дип табыла. Аның каравы, быел гипертония авыруын шактый куркыныч дип тапканнар. Шулай итеп, бу быел армиядән калдыра торган чирләр исемлеге кими, ир-егетнең сәламәтлегендә кимчелекләр артык күп булмаганда аңа солдат итеге кияргә туры киләчәк дигән сүз.
Шулай ук тагын бер яңалык - армиягә китүче һәр егеткә җыелу пунктында шәхси гигиена әйберләре тутырылган «Нэссер» дип аталган комплект бирәчәкләр.
Армиягә философ һәм әдәбиятчылар да кирәк
Язгы чакырылыш кампаниясе 1 апрельдән башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Быел Россия хәрби көчләренә якынча 4 меңгә якын татарстанлыны озатырга уйлыйлар. Безнең район планы - 40 егетне армия сафларына җибәрү. Әлеге 40 егет бу кампаниядә чакырылыш һәм медицина комиссияләренә килергә тиешле 153 кеше арасыннан сайлап алына. Егетләр коры җир гаскәрләренә, хәрби-һава көчләренә, хәрби диңгез флотына, стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләренә, Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренә һәм һава-космик оборона частьларына китәр дип планлаштырыла. Беренче озату май бәйрәмнәреннән соң көтелә.
Хәрби хезмәткә соңгы елларда белгечлеге булганнарны чакырырга тырышабыз, ди Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге башлыгы Рәис Юнысов. Беренчедән, андыйларга рухи һәм психологик яктан да җиңелрәк яраклаша, чөнки алар һөнәри уку йортында чит коллективта бер мәртәбә үзләрен сынаган инде, армия дигән яңа мохиткә ияләшү чорын алар яхшырак үтәчәк. Армиягә бүген машина йөртүче, слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы, пешекче кебек һөнәр ияләре белән беррәттән, философ, әдәбиятчы, психолог, юрист кебек акыл хезмәте таләп иткән белгечләр дә кирәк. Андыйлар, нигездә, фәнни роталарга җибәрелә.
Районның армия яшендәге 80нән артык егете бүген хәрби комиссариат бүлеге эзләвендә
Үсмерләр беренчел хәрби исәпкә 16 яшьтән куела. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре егетләр белән шул вакыттан ук эшли башлыйлар. Сәламәтлекләре турында мәгълүмат башта яшәү урын буенча поликлиника аша алына. Аннары егетләр комиссариатка үзләре киләләр. Анда яшьләрнең сәламәтлеге тагын бер кат тикшерелә. Дәвалау кирәк булганда, дәвалау учреждениеләренә юлламалар бирелә. «Тик нигәдер егетләрнең сәламәтлеге бу вакыт эчендә тагын да начарлана. Армиягә яраклылар 18 яшькә санаулы гына кала», - ди Рәис Шаһит улы.
Чакырылыш кампаниясендәге бүгенге хәл, гомумән, борчу тудыруын белдерә хәрби комиссар. Хәрби комиссариатка килүдән качып йөрүчеләр саны һаман да күп. Узган кампаниядә, көзен, мәсәлән, чакырылыш комиссияләренә районнан 289 ир-егет килергә тиеш булган. Шуларның 60 проценты гына бу эшне кирәк дип санаган, 11 проценты, ягъни 33 кеше, повестканы алып та, килеп тормаган, ә яшьләрнең 29 процентына, 83 кешегә, чакыру кәгазен бөтенләй тапшыра алмаганнар. Аларны таба алмаганнар. Повестканы кулына алып та, егет чакырылыш комиссияләренә килми, инструктаж үтми икән, эш прокуратурага, аннары судка җибәрелә. Суд чакыруын да кире кага икән, әлеге граждан федераль эзләүгә куела. Качып йөрүчеләр 18 яшьлек малайлар түгел, нигездә, армиягә чакыру яше чыкканны көтеп вакыт уздырырга тырышучылар. «Күбесе авылларда пропискада гына, аларны берничек табып булмый. Җирлекләрдә бүген төзелеш көчле бара, теркәлгән халык саны көннән-көн арта. Хәрби исәптә торырга тиеш булып та, анда тормаган гражданнар күбәя. Бу хәл районның мобилизацион һәм террорга каршы әзерлегенә дә тискәре йогынты ясый. Авыл җирлекләре эшләмәсә, без генә бу мәсьәләне берничек тә хәл итеп бетерә алмыйбыз, безгә бу очракта бергә булу кирәк», - ди хәрби комиссар. Район чакырылыш комиссиясе карары нигезендә, һәр авыл җирлегенә бурыч куелган. Аның үтәлешенә җирлек башлыклары җаваплы. Авылларда бу эш белән махсус шөгыльләнүче хәрби-исәп хезмәткәрләре бар. Беренчел хәрби исәпне гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан бирелгән субвенция авыл җирлекләренә бүленә. Акча авыл җирлекләренә китә.
Хәрби комиссарның предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дәгъвасы бар. Аларда хезмәткәрләренең хәрби исәптә торуы турында мәгълүмат һәр ел саен тикшерелеп торырга, үзгәрешләр ай саен хәрби комиссариат бүлегенә җиткерелергә тиеш. Бу таләпләр районның күп оешмаларында үтәлми. Хәрби исәптә тормаганнарны да эшкә алучылар бар. Мондый очракларда, закон нигезендә, предприятие 120 меңнән 500 мең сумга кадәр штрафка тартылырга, хәтта эшчәнлеген туктату турында карар кабул ителергә мөмкин.
Ә федераль миграция хезмәте исә районга күчеп килүчеләрне яшәү урыны буенча теркәгәндә үк хәрби исәптә торырга тиешле гражданнарга комиссариатка барып исәпкә басу өчен юллама бирергә тиешләр. Кызганычка, бу таләпнең дә тиешенчә үтәлмәвен белдерә Рәис Юнысов.
Качып йөрүче ничек яши дә, хезмәт итеп кайтучының нинди өстенлекләре бар?
Армиядән качып йөрүчеләр бүген ничек яши соң? Тирәнрәк кереп уйласаң, алардан бер дә көнләшерлек түгел, дип фикерли хәрби комиссар. Андыйларга рәсми рәвештә эшкә урнашу мөмкин түгел, гаилә корып социаль программаларда катнаша алмый. Күзәтүләрдән күренгәнчә, армиядән качып йөрүчеләрнең 20 проценты хөкем ителгәннәр эскәмиясенә утыра, ди ул. Шул ук вакытта бүгенге солдатның һәм хәрби бурычын үтәп кайткан ир-егетнең нинди өстенлекләргә ия булуын да билгеләп үтә. Эшкә урнашканда эш бирүче игътибарны беренче чиратта аңа бирә, бу яктан проблемалар туганда хәрби комиссариат та аңа ярдәм кулын суза.
Армиягә киткән ир-егетнең хатыны йөкле булып калганда, әгәр йөклелек вакыты 180 көннән ким булмаса, хатын-кыз бер мәртәбә 21 мең 761 сум күләмендә пособие ала. Әлеге акча социаль яклау органы аша, документлар тапшырганнан соң 10 көн эчендә күчәргә тиеш. Бала тугач, әтисе армиядә хезмәт иткән чорда, балага ай саен 9 мең 326 сум күләмендә акча биреп барыла. Айлык пособие әтисе хәрби хезмәткә чакырылган өч яшькә кадәрге барлык балаларга түләнә.
Ташламалар бер нәрсә, ә армиядә хезмәт итү егет кеше өчен бик кирәк, дип ассызыклый район хәрби комиссары. Егетләребез армиягә барудан курыкмасыннар иде. Ничек хезмәт итү, нигездә, аларның үзләреннән тора, ди ул.
Нет комментариев