Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәләкәс авылында яшәүчеләр: «Район газетасы һәрвакыт чыгып торсын»

Билгеле булганча, район газетасын иң күп яздыртучы почта хезмәткәрен ачыклау максатыннан, без бәйге игълан иткән идек. Халык санына карап, «Якты юл»ны иң күп яздыручылар Иске Абдул, Калмия, Теләнче Тамак, Боерган, Мәләкәс авылларында булып чыкты. Димәк, иганәче – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вадим Махеев булышлыгы белән алынган бүләкләрне шушы авылларның почта бүлекләрендә хезмәт куючы почтальоннарга өләшер вакыт җитте. Җомга санын әзерләгәндә, без Мәләкәс авылының почта бүлекчәсендә булып кайттык. Газета таратучы Лидия Карамзинага бүләк итеп электрон үлчәү тапшырдык. 

Ишек бусагасында безне мөлаем ханым – почта бүлеге җитәкчесе Любовь Асылгәрәева каршы алды.
– Авыл халкы район газетасына яратып языла. Аларның район тормышы, ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар буласы килә. Инде киләсе яртыеллыкка язылу тәмамлануга карамастан, газетаны соңрак алдыра башлау өчен булса да, бүлекчәгә килеп язылуларын дәвам итәләр. Тик авыл халкын борчыган нәрсә бар. Бу – газета бәясенең елдан-ел кыйммәтләнүе. Дөрес, һәр нәрсәгә бәя үскәндә газета гына читтә калмас инде. Шулай да, төрле акцияләр үткәрү ешрак булса, авыл халкының күңеле үсеп китәр иде, – диде Любовь Асылгәрәева.
Любовь Николаевна һәм бүләк тапшырасы почтальон ханым – Лидия Николаевна апалы-сеңелле бертуганнар булып чыктылар. Икесе дә әлеге өлкәгә эшкә бер үк вакытта килгәннәр икән. Алар өч елдан артык Мәләкәс авылы халкын газета-журналларга яздыралар, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне кабул итәләр һәм пенсия тараталар.
– Үз эшебезне, көн дә бирегә килүче авыл халкын бик яратабыз. Район газетасыннан бүләк оту һәм аның битләрендә басылып чыгу минем өчен олы сөенеч, – дип шатлыгын уртаклашты Лидия ханым.
Почта бүлегендә күп еллар «Якты юл»ны яздыручы Рида Әхтәмова да бар иде. 
– Авыл район газетасыннан башка яши алмый инде. Һәр ярты ел саен язылабыз, гадәткә кергән эш инде ул хәзер. Мин үзем Мәләкәскә 1980 елда күченеп килдем һәм шул чордан бирле «Якты юлны» алам. Газетадагы һәрбер язма гади телдә, шул ук вакытта эчтәлекле, халыкка аңлаешлы итеп языла. Район хәбәрләре, төзелешләр хакында, яшьләр тормышы, котлаулар сәхифәсен шуннан укып беләм. Кызлар Любовь белән Лидия дә биредә һәрвакыт якты йөз, ягымлы сүз белән каршы алалар, түләү кәгазьләренең очына чыгарга булышалар. Ә газетага язылу чорында өйгә үк киләләр. Без пенсионерлар өчен газетага ташламалы бәядән язылу акцияләре бик килешле. Шунысын әйтәсе килә, район газетасы эшләсен, ни дисәң дә, аны башыннан азагына кадәр җентекләп укучы тугры абунәчеләре бар, – дип үз фикерен белдерде Рида ханым.
Ә без исә, үз чиратыбызда, барлык газета укучыларыбызга газетабызны укыганнары өчен, почтальоннарыбызга аны соңга калдырмыйча таратканнары, яздырганнары өчен рәхмәт әйтәбез. Ә Иске Абдул, Калмия, Теләнче Тамак, Боерган почта хезмәткәрләрен бүләкләрне тапшырыр өчен редакциядә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев