“Миңнеханов” фермер хуҗалыгында бәрәңге алалар
Кайчан гына юлың төшмәсен, бер генә дә кабинетында утырган чагын туры китермәссең Минталип Миңнехановның. Бер карасаң, җитештерү күләме шактый зур булган, ике дистәгә якын эшче хезмәт куйган хуҗалыкның җитәкчесе өстән боерык кына биреп утырырга тиеш кебек. Юк шул, андый түгел фермер Миңнеханов. Инде алтмыштан уздым дип тормый, әле "КамАЗ" машинасына...
Узган ел бәрәңге җире 80 гектар мәйданны биләсә, быел Минталип Исмәгыйль улы аны ике мәртәбә киңәйтергә уйлаган һәм 160 гектар басуга дүрт төрле сорт бәрәңге утырткан. "невский" сорты инде күп еллар дәвамында сыналган безнең җирлек бәрәңгесе. Без барган көнне, сишәмбе, комбайннар аның соңгы гектарларын җыя иделәр. Шулай ук "розара" сортлы кызыл бәрәңгене дә соңгы елларда гел утыртып киләләр икән хуҗалыкта. "Монысы саклау өчен аеруча уңай, кайбер сортлар февраль-март айларында инде үрә башлый, ә бу сорт яңа уңышка кадәр бик яхшы тора", - дип аңлата бәрәңге игү остасы. 30 гектарда "зекура" сортын утыртканнар - анысы да сыналган бәрәңге. Язын Тольятти янында урнашкан Луначарский бистәсеннән орлыкка дип 20 тонна яңа "родриго" сортын алып кайткан булганнар. Аннан якынча 210 тонналап яңа уңыш алырга планлаштыралар хуҗалыкта.
Гомумән, бәрәңгенең гектарыннан уртача 300-350 центнер уңыш чыгар дип көтәләр. "Бу җәйнең һава торышы бәрәңге өчен бик уңай булды дип әйтмәс идем. Чөнки температура 25 градустан артканда бәрәңге үсми, бер төрле хәлдә генә ята. Шулай да без кызудан саклау чараларын күрергә тырышабыз, мәсәлән, орлыкны төньяктан көньякка таба салып барабыз," - ди фермер. Әлбәттә инде, чүп үләннәреннән, колорадо коңгызыннан саклауда да үз ысуллары бар бәрәңге үстерүчеләрнең. Яңа технологияләрне куллануда, биологик өстәмәләрне кайчан, нинди күләмдә кертүдә Минталип Исмәгыйлевич улы Рамисның белеменә нык таяна. Хәзерге заманның аерата катлаулы, компьютерлашып беткән механизмнарын эшләтүдә дә Рамис башлап йөри.
Без барган көнне хуҗалык басуында ике комбайн эшли иде. Аларда механизатор-комбайнчылар Рамил Кәлимуллин, Газимҗан Мостафин һәм комбайнчы ярдәмчесе Фиркать Уразов. Ә алынган бәрәңгене складка ташып торучы өч "КамАЗ" машинасында Минталип Исмәгыйль улы берүзе. "Бер машинаны басуга китереп куям да, төялгәненә утырып, складка кайтып китәм. Мин бушатып килгәнче егетләр басудагысын тутырып куялар. Менә шулай эшлибез", - ди иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басудан кайтып кермәүче фермер. "Матур костюмнарны кияргә ара да калмый", - дип шаярта үзе.
Яртылаш казылган бәрәңге басуы буйлап атлыйбыз. Буразналарда - тыгызлап утырган көчле бәрәңге төпләре. Комбайнчы Рамил Кәлимуллин кулы белән бәрәңге төбен казып карый. (1нче биттәге рәсемдә.) Эреләре генә дә 10лап данә, вагракларын да кушып бер төптән 15 бүлбе чыга. Минталип Исмәгыйлевич һәрберсен кадерләп кулына ала да, комбайнга эләкми калмасын дигәндәй, җайлап кына үскән урынына яңадан күмеп куя. "Үсемлек бит ул - җан иясе. Аларны кадерләми, алар белән сөйләшми мөмкин түгел. Язгы чәчүгә чыгар алдыннан кырга килеп намаз укыйм. Тир түгеп үстергән икмәгебез дә, бәрәңгебез, яшелчә-җимешләребез дә өстәлләребезгә килеп ирешсен, табыннарыбыз гел мул булсын иде дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйм", - ди фермер.
Хуҗалыкның Иске Җирекле авылы башында урнашкан складларына кайтабыз. Биредә үзенә бер төрле тормыш кайный. Бер якта бәрәңге тутырылган капчыклардан таучык өелгән. Склад эчендә бик тә куәтле, төрле программаларга көйләнеп эшли торган немец техникасы. Бәясе генә дә 9 млн 600 мең сум тора. Ул йөк машинасыннан бәрәңгене кабул итә, эресен, вагын аера, капчыкларга тутырып бара, чүбен һәм туфрагын икенче якка чыгара. Биредәге кул хезмәтен, нигездә, вакытлыча эшкә килгән кешеләр башкара. "Иртән шәһәрдән үзем алып киләм, кайтарып куям, көнлек хезмәт хакларын биреп җибәрәм", - ди җитәкче. Вакытлыча эшкә алынганнарны да исәпләп, бүген хуҗалыкта барысы 15ләп кеше хезмәт куя. Бүгенге көнгә 2000 тоннадан артык "икенче икмәк" казып алынып, сортларга аерып, сәүдә йортларына, кибетләргә озатылган. Җитештерелгән продукция күбесенчә Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләренә җибәрелә, шулай ук башка районнардан, Башкортстаннан килеп алучылар бар икән. Бер килограммның бәясе - 6 сум 50 тиеннән башлап 8 сумга кадәр.
Район халкының күпчелеге бүген авылдан шәһәргә килеп акча эшләсә, Минталип Исмәгыйлевич инде ничә ел эшкә Чаллыдан авылга йөри. Гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, фермерлар арасында беренчеләрдән булып ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен алуга ирешкән эшмәкәр бәрәңге игү белән генә дә дистә елдан артык шөгыльләнә. Ә авыл хуҗалыгы предприятиесен яшәтү бүген бик авыр, һәм бу беркемгә дә сер түгел. Һәрвакыттагыча, Минталип Исмәгыйлевич бу эшчәнлекне гаиләсе белән бергәләп алып баруларын искәртә. Хатыны Рәмзия, бүгенге көндә пенсиядәге укытучы, улы Рамис, кызы Лилия, балаларының гаиләләре - иң олы таянычлары. Җәй буе складта оныкларының бик нык булышуын да әйтә гаилә башы, аларны эшкә өйрәтеп үстерә алулары белән горурлана. Җирнең, тир түгеп тапкан хезмәтнең кадерен беләләр бу гаиләдә. Булганына шөкер итү өстенә, тукталып тормаска, һәр адымны алга атларга тырышалар - монысы да зур осталык. Бер сүз белән әйткәндә, булган кешеләр эше. Бик күпләрне көнләштерерлек тә, сокландырырлык та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев