Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Мәдәният елына багышланган гала-концерт бер тында, бер йөрәк тибешендә үтте

Атна башы күпләр өчен күңелле кичерешләрдән башланды дисәм, ялгышмам. Ник дигәндә, дүшәмбе көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда үтә дә матур мәдәни чара үтте. «Йөрәкләрдән агылган җыр» дип исемләнгән концерт мәдәният елына йомгак буларак, гала-концерт рәвешендә узды. Бу кичне ул үзенә районның барлык үзешчән артистларын гына түгел, Казан кунакларын да...

Кичке дүрттә башланасы концертка халык инде сәгать көндезге өчтә ук агыла башлады. Башлыча, авыл халкыннан торган тамашачылар гала-концертны түземсезлек белән көтте. Хәер, түземсезләнеп дигәч тә, олысы-кечесе дә сабырлыкларын учына җыеп, тамаша залына кертү вакытын дөнья, авыл хәлләре турында сөйләшүләр белән якынайтты.
- Оныгым чыгыш ясый бит монда бүген. Әбием, мине карарга кил, - дигәч, - бар эшемне ташлап килдем. Аннары, сине дә очраттым әле менә. Күрешмәгәнгә инде!
- Аллага шөкер! Эш арты эш белән шулай күрешергә дә вакыты калмый. Әйбәт булды. Бергә утырып, сөйләшеп, рәхәтләнеп концерт карарбыз!..
Ике авыл апасының менә шулай бер-берсе белән сөенә-сөенә сөйләшүләре дә бу кичкә үзгә бер күңелле мохит тудыра иде.
Үзешчәннәр белән танышырга сәхнә артына узам. Монда да күңелле ыгы-зыгы бара. Балалар да, олылар да соңгы әзерләнүләр белән мәшгульләр: кемдер сәхнә костюмын кия, кемдер бизәнә-төзәнә, бер ишләре башкалардан ераграк китеп, номерларын соңгы кат кабатлап ала. Кыскасы, тамашачылар да, артистлар да дулкынланып концерт башлануын көтә.
Ниһаять, тамаша залында ут сүнә. Сәхнә түрендә урнаштырылган олы экранда мәдәният елына багышланган фильм күрсәтелә башлый. Унике минут эчендә илнең, республиканың, районның бар мәдәни тормышы күрсәтелә. Районның вокал коллективлары рус телендә башкарган «Гляжу в озера синие» җыры да эчтәлеге белән әлеге фильмның дәвамы сыман кабул ителде.
«Сез кемнәр?» - дисәгез, Тукайлылар!
Кай тармакны алма, карагыз,
Данлы исем, матур эшләр белән
Һәрбер көнебезне язабыз! - дигән сүзләрдән башланган концерт вокаль ансамбльнең район гимны белән дәвам итте.
Аннары сәхнәгә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү республика Үзәгенең фәнни-тикшерү бүлеге хезмәткәре Эльвира Камалова күтәрелде.
- Хөрмәтле Тукай районы халкы, килгән кунаклар! Сезне чын күңелдән әлеге күркәм чара белән тәбриклисе, яңадан-яңа иҗат уңышлары телисе килә. Сезнең районда һәрьяклы сәләт ияләре тупланган. Елдан-ел яңа талант ияләре барлыкка килсен, рухи хәзинәгез саекмасын, һәрвакыт ташып торсын! - диде ул үзенең котлавында.
Казан кунагы тәбрикләү сүзләре белән генә чикләнеп калмады. Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен райондашларыбызны бүләкләде дә әле. Шул рәвешле Биклән мәдәният йортында оешкан халык театры режиссеры Илдус Абдуллин «ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән исемгә лаек булды. Безнең хезмәттәшебез, шагыйрә, ТР Журналистлар союзы әгъзасы - Рәзинә Сәетгәрәева Эльвира Камалова кулыннан «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесен кабул итеп алды. Район мәдәният бүлегенең халык иҗаты буенча методисты Зөфәк Галләмов һәм Борды мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Вера Рамазанова ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү республика Үзәгенең Мактау кәгазьләренә ия булды.
Бүләкләү тантанасыннан соң концерт башланып китте. Курайчылар ансамбле, «Сәйдәш вальсы» белән чыгыш ясаган район больницасы һәм ФАП хезмәткәрләре, «Болан баласы» җырын башкарган Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе, театраль миниатюра күрсәткән район суды хезмәткәрләре тамашачыларда якты тәэсир калдырды. Новотроицкое һәм Комсомолец мәдәният йортының җыр театры артистлары, Бикләннән «Шатлык» бию театры, Яңа Бүләк авылының халык театры, «Сорнай» ансамбле солисты Илмир Ямалов, гармунчылар ансамбле, Борды, Мәләкәс авылларының керәшен ансамбльләре, «Сударушка» (Кече Шилнә авылы), «Асылъяр» (Иске Абдул авылы), «Росинка» (Олы Шилнә авылы), «Ладушка» (Бәтке), «Русский звон» (Кнәз авыл җирлеге) коллективлары да залдагыларның күңелләренә дәрт-моң салмый калмады. Казаннан килгән райондашыбыз Гүзәл Идрисова да, Илназ Бах белән парлашып, тамаша залын гөрләтте.
Гала-концерт ахырында сәхнәгә район башлыгы Васил Хаҗиев менде.
- Узып баручы ел күркәм чараларга бай ел буларак истә кала. Мәдәни яктан да, район тормышын тулаем алганда да бик уңышлы ел дисәм - ялгышмам. Бөек Тукай исемен йөрткән безнең район халкы үзе белән горурлана ала. Эше белән дә, иҗади тормышы белән дә ул күпләргә үрнәк булырлык. Бүгенге концерт та - моның гүзәл күрсәткече. Киләчәктә дә без бергә булып, тырышып эшләрбез, яңа үрләргә ирешәчәкбез дип ышанам. Бәйрәм белән һәммәгезне! - диде ул.
... Тамаша тәмамланса да, халык озак кына тарала алмады. Ике сәгатьтән артык барган концерт күпләрнең күңеленә хуш килде. Фикер алышкан, көлешкән, елмайган кешеләрне күргәч тә мондый чаралар халыкны якынайта, берләштерә дигәнгә янә бер инандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат балкышы