Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Өлкәннәргә бер җылы сүз җитә. Бәйрәм алдыннан бу аерата мөһим

Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. 9 май - һәрберебез өчен иң изге көннәрнең берсе. Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары өчен сугыш тәмамланган көн аеруча кадерле. Без аларны һәрдаим хөрмәттә яшәтергә бурычлы, ләкин бәйрәм көнендә өлкәннәребез игътибарны аерата көтә. Шуңа күрә безнең беркемне дә онытырга...

Бүгенге көндә районда 33 исән сугыш ветераныбыз, 36 толыбыз бар, фронт өчен дип көнне төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәребезнең саны 730. Сугышның, әтисезлекнең бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган сугыш чоры балалары да олы хөрмәткә лаек. Кызганычка, өлкәннәрнең сафлары елдан-ел сирәгәя. «Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел» дигән гыйбарә бүген аеруча актуаль. Сугыш корбаннарының каберләрен чистарту, авыллардагы обелискларны төзекләндерү, тәртипкә китерү - Җиңү көнен каршы алырга әзерләнгәндә төп эшләр. Әйтергә кирәк, бу җәһәттән районда узган ел - Җиңүнең 70 еллык юбилее алдыннан шактый эшләр башкарылды. Шунысы сөенечле, әби-бабайларның батырлыгын яшь буын онытмый. Һәм ул төрле чаралар рәвешендә елдан-ел мәңгеләштерелә, оныклар күңеленә сеңә бара. Соңгы елларда ил күләмендә «Үлемсез полк» акциясе зур колач алды. Гаилә архивларында сакланган күпме фотолар яңартылды. «Георгий лентасы» акциясе дә шулай ук бик күркәм гамәлгә әйләнде. Районда да бу чараларга бик теләп кушылдылар һәм алар быел да дәвам итәргә тиеш, диелде киңәшмәдә. Әби-бабайларга открыткалар, күчтәнәчләр тарату да планлаштырыла. Иң мөһиме - аларның берсе дә игътибардан төшеп калмасын, кимсенмәсен.

Өлкәннәрне хөрмәтләү, истәлекле даталары белән тәбрикләү ел дәвамында тукталып тормый. Әле күптән түгел генә, мәсәлән, Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсенә йөрүчеләр 15 майда 90 яшен тутырачак тыл хезмәтчәне Әминә Миргалим кызы Шиһапованың өендә булдылар, дип яза безгә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева. Әминә апа да башка тыл хезмәтчәннәре кебек үк фронтны ашлык белән тәэмин итү өчен көн-төн басуда эшләгән, 13 яшеннән үгез җигәргә өйрәнгән, аның белән басуда ашлык чәчкән, урган. Әминә апа ул еллар хатирәләрен яңартканда, балалар тын калып тыңладылар, аның хезмәтенә соклануларын яшермәделәр, шундый хөрмәткә лаек авылдашлары белән горурлануларын белдерделәр.

Сугыш елларындагы намуслы хезмәте өчен Әминә апа Шиһапова күпсанлы грамоталар, рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнгән, лаеклы рәвештә «Хезмәт ветераны» исемен йөртә, хезмәт фронтында катнашучы дигән мактаулы дәрәҗәсе бар, «1941-1945 елларның Бөек Ватан Сугышы чорындагы намуслы хезмәте өчен» дигән медаль бирелгән.

Мәдәният хезмәткәрләре Әминә Мингалим кызын чын күңелдән тәбрикләделәр, истәлеккә җылы юрган бүләк иттеләр.

Мондый очрашулар Кнәз авыл җирлеге белән беррәттән районның башка авылларында да дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев