Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Күләме түгел, сыйфаты кадерле

Хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре күптән түгел Азнакай һәм Кукмара районнары хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышып кайттылар. Байтак яңалыклар күрделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Төп мәсьәлә - терлекчелектә сыналган технологияләрне кулланып, яшь терлекләрне исән-сау үстерү. Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсәр Әхәт улы Әбделманов белән әңгәмәбез районда терлекчелек продукциясе җитештерүнең бүгенге халәте турында.

- Әнсәр Әхәтович, узган җәй районда һәр шартлы терлеккә 30 центнерга якын азык берәмлеге азык тупланган иде. Бу кадәр азык малларны яхшы кышлатып, югары үрчем һәм мул продукция алуга җитешле иде кебек.

- Әйе, азык төрледән һәм шактый запас белән әзерләнде. Ләкин күләме булса да, сыйфаты түбән, әзерләнгән силос, сенаж, печән барлык хуҗалыкларда да өченче класс таләбенә генә туры килә. Печәнне тотып карасаң, яфрагы коелып беткән, тоташ сабак, җитмәсә сөрсү исе килә. Силос һәм сенаж составында бар май кислотасы. Мондый азыкны маллар өнәми, күрәләтә агулауга тиң бит. Мондый аяныч хәлне "Чаллы яшелчәсе", "Биклән", "Ярыш" хуҗалыкларында очратабыз. Кислоталы азык ашаткач, буаз сыерларның бозаулары зәгыйфь, яшәргә сәләтсез булып туа. Ә сыерларда ацидоз, кетоз дигән авырулар барлыкка килә.

- Чирләшкә бозаулар тумасын өчен нәрсә эшләргә соң?

- Иң элек ташланган сыерларга игътибарны арттырырга, аларны аерым төркемнәргә туплап, һәркайсына индивидуаль якын килергә, хуш исле яхшы печән ашатырга кирәк. Витаминлы яшел печән сыер карынындагы яралгыны формалаштыруга уңай йогынты ясый.

- Яңа туган яшь бозаулар чиргә тиз бирешүчән. Аларга аеруча игътибар кирәктер.

- Чынлап та, яшь бозаулар ныгысын өчен әнисе янында кимендә 3-4 көн тотып, угыз эчерәләр. Аннары аерым бүлемгә күчерәләр. Чисталык, саф һава таләп ителә. Үтәли җилдән сак булу кирәк. Менә шушы вакытта мине элементар таләпләрнең үтәлмәве борчый. Бозауларга сөтне җылытмыйча, салкын килеш эчерү дисеңме, сөт савытын пычрак килеш куллану дисеңме, сыерларның җиленен юмыйча саву дисеңме... Менә шулай терлекченең җавапсызлыгы сәбәпле, яшь бозау ашказанына эләккән зарарлы микроблар авыру китереп чыгара һәм үлемгә дучар итә дә инде.

- Районда яшь терлекнең сакланышы ничек?

- Мактанырлык түгел. Былтыр хуҗалыкларда 206 бозау үлде. Тукай азык-төлек корпорациясендә 50, "Чаллы яшелчәсендә" 29 бозауны югалттылар. Сәбәбе - тынчу һава, азыкның начар сыйфаты, терлекчеләрнең һәм белгечләрнең үз вазыйфаларын төгәл үтәмәүләре, санитария-гигиена таләпләренә кул селтәү. Ветеринария хезмәткәрләре эшенә карата да үпкә сүзләре бар. Алар авыруны дәвалауга караганда, аны булдырмау һәм профилактика чаралары күрүне өстен итсеннәр иде. Дөрес, малларны дәвалау, дезинфекция һәм вакцина эшләре матди чыгымнар белән бәйле. Сәйдәшев исемендәге, "Чаллы яшелчәсе", "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы елга бер баш терлек исәбеннән дарулар алуга, ветеринария чараларын үткәрүгә берәр мең сумга акча бүлсәләр, "Ирек", "Ярыш", Тукай азык-төлек корпорациясе 436-630 сумнан арттырмадылар. Бу исә тулы сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә аяк чала.

- Соңгы вакытта терлекчелектә - буш-тулы" дигән тәртип белән эшләү гамәлгә керә. Аның өстенлеге нәрсәдә? Шуны аңлатып китсәгез иде?

- Бу алым Кукмара ягында киң кулланыла. Төп мәгънәсе мондый: сыерларны бозаулаганнан соң, чиста, дезинфекцияләнгән икенче бинага күчерәләр. Шул вакыт эчендә элекке бозау тудыру бинасы чистартылып, җилләтелә, дезинфекцияләнә һәм 10-15 көннән янә буаз сыерлар белән тутырыла. Бу чылбыр даими эшләп, бозаулар сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. 30ар сыер сыешлы кечкенә абзарларны һәр хуҗалыкта эшләп була. Бу ысулны куллану мал авыруларын кисәтү өчен мөһим чара булыр иде. Аннан соң бозауларны салкында чыныктырып үстерүнең дә файдасы зур. Моны Сәйдәшев исемендәге, "Гигант", хуҗалыклары уңышлы куллана.

- Узган ел районда күпме бозау алынды? Алга куелган бурычлар үтәлдеме?

- Билгеле булганча, бозау - ул хуҗалыкның киләчәге, үсеше һәм икътисады. Шуны исәпкә алып, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы елга хуҗалыктагы һәр сыердан бер бозау алуны максат итеп куя. Әмма, ни үкенеч, безнең әлеге үргә ирешә алганыбыз юк әле. Дөрес, кайбер хуҗалыкларыбыз - Сәйдәшев исемендәге, "Камский", "Гигант" - бозаулар алу һәм тәрбияләп үстерү ягыннан әйбәт кенә эшлиләр. Алардагы технологлар тырышлыгы белән 100 сыердан 118, 103, 94 бозау алдылар. Район буенча уртача күрсәткеч - 100 сыердан 86 бозау. Министрлык куйган бурычны үтәү өчен һәр буынның төгәл эшләве зарур. Язга таба малларның физиологик хәле авырая. Тикшерүләр күрсәткәнчә, каротинга, шикәргә, кальций, фосфорга ихтыяҗ арта. Шуңа күрә азык рационын өстәмәләр белән баетып, азыкны яхшылап баланслап ашатырга, ташланган сыерлар төркемен оештырып, аларны махсус рацион белән ашатуны җайга салырга кирәк. Шулай даими эзлекле эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешүебезгә ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы