Якты юл
  • Рус Тат
  • Кечкенә дә, төш кенә “Ирек”

    Район кырларында игеннәрнең күп өлеше җыеп алынды, "Чаллы яшелчәсе", "Гигант", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Вилданов" КФХ хуҗалыклары урып-җыюны тулысынча төгәлләделәр. Калганнары да финиш сызыгына якынлаша. Урыннарда эшнең ничек оештырылуы район хакимиятенең даими күзәтүендә. Сишәмбе көнне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев "Ирек" һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда булып, урып-җыюның барышы...

    Сәет авылы янәшәсендәге бодай басуында өч "Дон-1500" комбайны эшли. Кыр кораблары тук башаклар диңгезен йотып кына бара. Иген кырында ник бер чүп әсәре күренсен. Биредә "эстер" сортлы бодайны турыдан суктыралар. Хуҗалыкның алыштыргысыз белгече Фәрит Хөсәенов уракта эшләүче егетләр белән таныштыра. Үзе баш хисапчы да, икътисадчы, агроном да ул. Инде егерме елдан артык шушы хуҗалыкта намус белән хезмәт куя. Урып-җыю вакытында кырдан кайтып кергәне юк. Кем күпме суккан, күпме ашлык кайткан - һәммәсенең төгәл исәбе бар. Без килгән көнгә 918 гектардагы бөртеклеләрнең 465 гектары җыеп алынган иде. Аның әйтүенә караганда, быелгы гади булмаган елда да биредә гектарыннан уртача уңыш 58,3 центнер тәшкил итә. Комбайнчылар

    Филарет Хисаметдинов, ярдәмчесе Алмаз Вәлиев белән бергә - 8608 центнер, әтиле-уллы Вафир һәм Эрик Сәхәбиевлар - 8969 центнер, Рамил Сабирҗанов 7715 центнер бөртек суктырып алганнар. Ашлыкны туганнан-туган Хәмзә һәм Әхнәф Вәлиевлар ташып тора.

    "Ирек" җитештерү кооперативы элеккеге еллардан ук бөртеклеләрдән югары уңыш алу белән районда гына түгел, республика күләмендә билгеле хуҗалык. Рентабельлелек ягыннан да күрсәткечләре үрнәк, гадирәк итеп әйткәндә, биредә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә салынган һәр сум берничә тапкыр артып, табыш булып кире кайта. Хуҗалык дистә елдан артык орлыкчылык белән шөгыльләнә.

    - Югары уңыш нигезе - сыйфатлы орлык. Безнең чәчүлек орлыкны Россиянең төрле төбәкләреннән килеп алалар. Районда "Агрокөч төркеме" белән хезмәттәшлек итәбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев. Хуҗалыкта игенчелекне үзләре күп еллар сынаган технология нигезендә алып баралар. Биредә көзге культуралар игелми. Соңрак чәчәләр, уракка да башкалардан ике атналап соңга калып керешәләр. Әмма игеннең кырда калганы, табышсыз утырганнары юк.

    - Бу хуҗалыкның язмышы кызыклы, - ди район башлыгы Васил Гариф улы. - Егерме еллар элек янәшәдәге зур "Ленар" хуҗалыгыннан бүленеп чыгып, кечкенә генә, әмма төш кенә булып, иң мөһиме, үз халкы турында кайгыртып яшиләр. Базар шартларында югалып калмас өчен, иреклеләр кебек кирәк урында үҗәт, үзсүзле, кыю булырга да кирәктер. Хуҗалыкны 20 елдан артык җитәкләүче шушы авыл егете Рөстәм Хаҗиевта бар ул сыйфатлар. Бер йодрыкка туплаучы, сүзе үтә торган җитәкчесе булганга яши хуҗалык. Ә инде хуҗалык яши икән, авыл да яши. "Ирек" җитештерү кооперативы бүген үзенә шактый социаль йөкләмәләр ала. Аларның кайберләрен генә санап үтәм. Хуҗалык башлангыч мәктәпкә ярдәм итеп тора. Сабыйларның үз авылында укуы - бик мөһим мәсьәлә. "Ирек"тә ел саен мал тотучыларга бушлай берәр гектар печән бирәләр. Кооперативта эшлиме-юкмы дип аерып тормыйлар биредә. Әле бу көннәрдә хуҗалык исәбенә Гайнавал Сабирҗановага яңа йорт төзелеп килә.

    - Гайнавал апа гомер буе хуҗалыкта эшләде, хәзер кызы Нәзирә ындыр табагында хезмәт куя. Йорт эчендәге кирәк-ярагын да үзебез алып бирәчәкбез. Тормыш хәлләре авыр бит. Рамазан аенда бер саваплы гамәл булсын, - ди Рөстәм Рәхим улы.

    Менә шулай матур итеп яши сәетлеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: