Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Кама» агрофирмасы кырларында шикәр чөгендере мулдан. Биредә гектарыннан 390 центнер татлы тамыр алалар

Әле кайчан гына чәчүлекләрне карап йөргән чакта, район башлыгы «Кама» агрофирмасының матур булып үскән шикәр чөгендере басуларына карап соклануын әйткән иде. Инде менә, язы, җәе җәһәт кенә узып, көз дә килеп җитте. - Башка еллар белән чагыштырганда, быел шикәр чөгендерен алуга иртәрәк тотындык. Унтугызынчы августта эшне башлап җибәрдек, - дип...

- Явым-төшем дип тормыйбыз, татлы тамырны җыярга тырышабыз. Әлеге вакытка үзебезнең бүлекчәдәге 1268 гектар шикәр чөгендеренең 482 гектарын җыеп, Зәйгә озаттык инде. Иң беренче булып Новотроицкое авылы янындагы 160 гектарлы басуны эшләп бетердек. Хәзер менә 183 гектардагысында эшләр бара, - дип каршы алды безне бүлекчә җитәкчесе сишәмбе иртәсендә.

Явым-төшем татлы тамырны җыеп алырга комачау итми анысы. Равил Илдархановның сүзләренә караганда, аның дымлырак булуы погрузчик белән машиналарга төягән чакта җайлы да әле. Ә менә шикәр чөгендере өелгән олауларга мондый яңгырда басу юлларыннан үтү авыррак. Аеруча басу асфальт юлдан ераграк, таулырак булган урыннарда булса. Менә хәзер дә җитәкчене шул мәсьәлә борчый. Әлеге вакытта 183 гектар басуда гуртларда өелеп ятучы дәү-дәү чөгендерләрне алып киткәндә шоферларга бик сак булырга туры килә. Кызыл балчыктан торган, текә таудан узучы юеш басу юлыннан тәгәрмәчләр шуа, машина көйсезләнеп кенә тора. Шуңа күрә дә биредә өч тракторны аларга ярдәмче итеп, буксирга куйганнар.

- Бик яңгырлы чакта чөгендерне алмый тордык. Кара туфраклы 203 гектарлы, ташырга уңайлырак булган кырдан 94 гектар татлы тамырны казыдык, - диде Равил абый.

Инде менә чөгендер җиренә дә барып җитәбез. Биредә шикәр чөгендере алучы комбайннар күренми. Алар монда үз эшен тәмамлаган инде. Сүз уңаеннан, быел да агрофирма чөгендер алуга башка агрофирма техникасын җәлеп иткән. «Кама»дагы татлы тамырны быел Түбән Кама агрофирмасының өч комбайны җыя. Шулай ук чөгендерне «КамАЗ»га погрузчик белән шул ук агрофирмада эшләүче Марат Җиһаншин төяп тора.

- «Кама» агрофирмасында шикәр чөгендере алуда икенче сезон эшлим. Зарланмыйм. Хезмәт хакы да, эш шартлары да канәгатьләндерә. Күпме эшләсәң, шуның кадәр аласың инде. Хезмәт хакы тоннадан тора бит, - ди Марат Җиһаншин эш арасында.

Без булган чөгендер басуында тагын Хәйдәр Садыйков, бертуган Рәмис белән Рәис Минсабировлар, Александр Евстегнеев эшли. Аларның берәүләре тракторда, басуда җыелмыйча калган чөгендерләрне җыя, икенчеләре басуга машина белән су ташый.

Татлы тамырны исә Зәйдәге шикәр заводына һәр елдагыча үзләренең шәхси машиналарында ялланып эшләүче шоферлар ташый. Һава торышының нинди булуына: яңгырлымы, аязмы икәненә карап биредә көненә прицеплы 40-60 машина шикәр чөгендерен Зәйгә озаталар. Уңышы да яхшы: гектарыннан 390 центнер татлы тамыр казып алалар.

- Чөгендер алуга иң беренчеләрдән булып безнең «Новотроицкое» бүлекчәсе кереште. «Кама»дагы җәмгысы 3017 гектарда булган шикәр чөгендеренең күп өлеше безнең бүлекчәдә игелгән иде. Бездә эш беткәч, агрофирманың бүтән бүлекчәләренә күчәчәкләр, - диде хушлашканда Равил Илдарханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев