Һава шартлары сылтау түгел – “Гигант” һәр елны мул уңыш ала
Бүген район басуларында бөртеклеләр 46242 гектарның 6596 гектарында теземнәргә салынды, 5812 гектарында суктырылды. Уракның темпларын киметмичә, кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын җитештерүчән файдаланган хуҗалыкларда нәтиҗәләр дә куанычлы. "Гигант" ҖЧҖ басуларында 1010 гектардагы бөртеклеләрнең 590 гектары теземнәргә салынды, 413 гектарда, ягъни 41 процентында уңыш җыеп алынды. Темплар киеренке, уңыш...
"Гигант" хуҗалыгының күкрәп уңган (быелгы "катлаулы" елда да) иген басуларын күргәннән соң, "игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә" дигән сүзләрне кабатламый булдыра алмыйм. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов эчке бер горурлык һәм чын җир кешесенә генә хас тыйнак вәкарьлек белән әле бер, әле икенче басуын күрсәтә. Яңа поселогыннан шәһәргә борылган юлны аркылы чыгып, уң яклап - саллы тук башаклары мул уңыш вәгъдә иткән беренче репродукцияле "маргарита" сортлы язгы бодай басуы җәйрәп яткан, сул кулда урман кебек куе булып үскән, биек, көчле сабаклары инде чәкән формалашуга йөз тоткан (боз сугуга да бирешмәгән) кукуруз басуы арасындагы юлдан басу түренә үтәбез. 150 гектардагы "раушан" сортлы арпа басуында урып-җыю техникасы кайнап тора. Калын, саллы теземнәрне бердәй тигез ритм белән йотып, алтын иген диңгезен иңләп килүче өр-яңа "Акрос" комбайннарының эшләве үзе бер ямьле манзара. Бераз читтәге кишәрлекне "Дон-1500" комбайны суктыра. "Әлегә менә шушы 3 комбайн өлгереп бара, калганнарын чыгаруның ихтыяҗы юк. "Акрос" бит теземнән көненә 1000 центнердан да ким суктырмый," - дип ачыклык кертә җитәкче.
Менә алдагы комбайнның бункеры тулып сигнал бирүгә, юл кырыеда көтеп торган куәтле "КамАЗ" ә дигәнче янәшәсенә килеп баса. Руль артында - быел гына техник көллиятне тәмамлап, хуҗалыкка эшкә кайткан өметле егет Флүс Закиров. Чыбылдык белән яхшылап көйләнгән машина кузовына шыбырдап гәрәбәдәй бөртек коела. "Уңыш 35 центнердан да ким түгел, менә карагыз, башак ничек тулы, дымлылыгы да тиешле нормада," - ди Риф Хәниф улы, тезмәдәге арпа учмасын кулына алып. Яшьтән үк шушы басуларда хезмәт чыныгуы үткән егетләр - "Акрос"ларны иярләгән механизаторлар Флорис Миннегалиев һәм Илгизәр Кәлимуллин, аның җитез ярдәмчесе, быел VIII сыйныфка баручы Әмир Хәйруллин, "Дон-1500" комбайнын сынатмаслык итеп өлгер эшләтүче Алексей Ширчиковның да күңелләре күтәренке. "Уңыш әйбәт, бункерлар бик тиз тула - сөенә-сөенә эшлибез. Көннәр генә матур торсын, бездән торганында өзеклек булмас," - дип ышандырып әйттеләр игенчеләр. Ә басуда эш, чыннан да, менә дигән итеп оештырылган: бер звеноның эше икенчесенекенә тегелеп кенә бара. Комбайннар артыннан калган саламны шунда ук 3 агрегат пресслап-төргәкләп бара, ә машиналар-тракторлар әлегә төргәкләрне катлап-катлап өеп хуҗалык утарына ташый. Пресслау агрегатларында да сыналган, тырыш егетләр эшли: Рафис Шәрифҗанов, Мәсгуть Камалетдинов, Тәлгать Галимовларның бу эштә тәҗрибәсе дә, осталыгы да җитәрлек.
Басудан җыелган муллыкны бөртеген дә түкми-чәчми - ындыр табагына, саламын утарларга ташып торучы өлгер шоферларны - әтиле-уллы Равис һәм Ринат Шәйхетдиновларны, Заһир Садыйковны, шулай Флүс Закировны да мактап телгә алды хуҗалык җитәкчесе.
100 гектардагы "аллюр" сортлы солы басуында да эш киеренке: игеннәрне күз иярмәс өлгерлек белән теземнәргә салып баручы "МакДон" комбайннарының җитештерүчәнлеге шаккатмалы. Ә ястык калынлыгы теземнәрне атлап чыгышлы түгел, башаклар бөртекләр белән шыплап тулган. "Бу басудан уңыш 40 центнердан да ким булмаска тиеш, ул карап торышка ук күренә. Монда да беренче репродукцияле сортны чәчкән идек, әнә бит ничек матур булып җитеште. Инде ничек тә югалтмыйча җыеп алырга - бүгенге көндә иң зур бурыч шул. Әнә бит ызанга инде коелып өлгергән - темпларны тагын да тизләтергә кирәк дигән ишарә бу игенчегә," - ди Риф Имамов тирән мәгънә белән.
Ләкин, вакыты ничек кенә тыгыз булмасын, һәр басуда эшләүче хезмәт кешесенең янына барып, хәлен сорашып, уңышлар теләп китә җитәкче. Бу басуда да ут өертеп эшләүче егетләрне - шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан механизатор Мәсгуть Дәүләтшин һәм елның-елында үзе теләп ярдәмгә килүче Илгизәр Галәветдиновны берничә минутка туктатып, эшнең барышы белән кызыксынды, иңнәреннән кагып, рәхмәт әйтте, кайбер киңәшләрен җиткерде. Кызу урак көннәренең истәлеге итеп солы тезмәләре янында бергәләп фоторәсемгә дә төштеләр.
Ә мин ничә басуда булып, бер бөртек тә чүбе булмаган басуларда күкрәп уңган игеннәрне күреп, хуҗалык җитәкчесеннән әлеге муллыкны үстерүнең сере белән кызыксынам. Быелгы "катлаулы һава шартларына" ишарә ясыйм. "Кем ничектер, безгә табигатьнең кыенлыгы тимәде. Җир бит ул караганны, кайгыртканны ярата, аннан соң ашлаган җир генә аш бирә дигән гыйбарәне дә истән чыгармаска кирәк. Көч куймый гына югары уңыш алып булмый. Тиешле агросрокларда туңга сөреп, дымын каплатып, югары репродукцияле орлыкларны яхшылап тырмаланган, культивацияләнгән җиргә чәчеп, уҗымнарны вакытында тырмалап, җитәрлек итеп ашламасын кертеп, чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртсәң - басу да сиңа мул уңыш белән җавап бирә. Ә инде өлгергән уңышны тиз генә җыеп алыр өчен урып-җыю комплексындагы төп звеноларда югары җитештерүчән, заманча маневрлы берничә техниканың булуы зарури. Быел без ике "МакДон" һәм ике "Акрос" белән барлык бөртеклеләрне һәм азык культураларын урып-җыюны 15 көндә төгәлләргә ниятлибез, көне генә булсын - диде Риф Имамов.
Әйе, басуның сулышын аңлап-тыңлап, җирне яратып-кайгыртып, көчеңне-хезмәтеңне кызганмыйча эшләсәң, табигать тә мәрхәмәтеннән ташламый, бәрәкәтен кызганмый. Гигантлылар әлеге тәгълиматның хаклыгын быел да исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев