Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Газетаның дуслары

Газета-журналларга язылуның кызган чоры. Районның бердәнбер матбугат чарасы – «Якты юл» газетасына язылу компаниясенә бердәм рәвештә район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре кушылды.

Район ветеринария берләшмәсендә барлыгы 60 кеше эшли. Алар күп еллар «Якты юл» газетасы белән тыгыз элемтәдә. Матбугатка язылу чоры җитүгә коллектив үзләренә почтальонны чакырып, бар хезмәткәрләрне «Якты юл» газетасына яздырту чарасын оештыра. Хезмәткәрләр басманы яратып укый, район тормышы белән танышып бара.
– «Якты юл» газетасына язылу матур традициягә әверелде. Аны берләшмәбезне 2003 елдан 2017 елга кадәр җитәкләгән Әнсәр Әбделманов башлап җибәргән иде. Ул район, республика күләмендә хөрмәткә лаек җитәкче, үз hөнәренең остасы булды. Әнсәр Әхәтович Тукай районы белән горурланып яшәде. Без хезмәткәрләрен дә район тормышы белән кызыксынырга, төп хәбәрләр hәм яңалыклар чыганагы булган «Якты юл» газетасын укырга, аны эштә кулланырга өнди иде. Һәрбер хезмәткәрнең өстәлендә шушы газета ятарга тиеш дип әйтә торган иде, – ди 30 ел ветеринария берләшмәсендә табиб булып эшләүче Румия Мусина.
Бүгенге көндә әлеге күркәм традицияне районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллин дәвам итә. Ул да район газетасына язылу кирәк дип саный.
– Хәзерге интернет заманында матбугат чарасының кирәге юк, диючеләр бар. Тик мин башка фикердә. Басма матбугатта мәгълүмат төгәл, закон кануннары нигезендә һәм даими рәвештә бастырыла. «Якты юл» газетасы район халкы белән элемтә тоту өчен кирәк, – ди Ленар Радикович.
Районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова «Якты юл» газетасын 2014 елдан бирле ала. Газетаны гаилә белән кызыксынып укыйлар икән.
– Әлеге басма тормыш юлдашыма әйләнде. Анда район тормышы, авыл хуҗалыгы hәрдаим яктыртылып барыла. Әмма газета битләрендә терлекчелек турында яңа сәхифәләр, халык өчен мал табибы киңәшләре бастырылсын иде. Мәхәббәткә, гаилә тормышына кагылышлы язмалар күбрәк булса, тагын да яратып укыр идек, – ди Әлфирә. 
Калган хезмәткәрләр дә шул фикердә. Түбән Суыксу авылында күп еллар ветеринар булып эшләүче Илдус Якупов «Якты юл» газетасына үз тәкъдимнәрен җиткерә.
– Авыл хуҗалыгында ветеринария хезмәткәрләренең роле зур. Нәкъ менә аларның эшчәнлеге райондагы эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итә. Терлекләрне, кош-кортларны дәвалаучы, кешеләрнең сәламәтлеген саклау сагында торучы һәм азык-төлек продуктларының чисталыгы өчен җавап бирүче ветеринарларның хезмәте хөрмәткә лаек. Алар турында да газетага язсагыз иде, – дип тели ул. 
«Якты юл» газетасы редакциясе hәм почта хезмәткәре Нила Маркова районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хәйбуллинга язылу чарасын оештырганы өчен зур рәхмәтен белдерә. 
Искәртеп үтәбез, «Якты юл» газетасына барлык элемтә бүлекләрендә язылырга яки почтальоннарны өйгә чакыртырга да була. Язылу кампаниясе 30 июньгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев