Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Бәйгедә мерәслеләр җиңде

Мерәс авылы тугайларында яшел үлән шактый күтәрелгән. Малларны иркенләп шунда көтәләр. Кичкә таба кояш сүрелә төшкәч, җиленнәре тулган сыерлар акрын гына лагерьга таба атлыйлар. Лагерь утарында аларны "Делаваль" арбасында туглап, тагаракларга бушатылган сенаж массасы көтә. Фураж һәм башка төр өстәмәле азыкны сыерлар бик тәмләп ашыйлар. Эскерте-эскерте белән салам азыгыннан да...

Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесенең кайсы гына эшчесе белән сөйләшсәң дә, җәйге лагерьдагы чисталык, тәртипне үрнәк итеп сөйләр. Иң элек зәңгәр рәшәткә эчендәге терлекче йорты, стеналарына эленгән күрсәткечләр, эш тәртибе, сөтбикәләрне саву, ашату рационы, хезмәткә түләү һәм башкалар. Лагерьда саву механикалаштырылган. Үткәргечләр аша сөт махсус савытта җыелып суытыла һәм комбинатка озатыла. 24 май иртәсендә Мерәс җәйге лагерена үз хуҗалыкларындагы ярышта җиңеп чыккан саву осталары - операторлар, технологлар, белгечләр, җитәкчеләр җыелды. Кунакларны хуҗалар җылы каршылый: табада чыжлап коймак пешә, самовар кайнап утыра, чәй белән сыйлыйлар. Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Әнсар Әбделманов ярыш әләмен күтәрергә дип, 2010 елгы ярышта җиңүчеләр - Тукай азык-төлек корпорациясе савучысы Люция Бохарова белән "Чаллы яшелчәсе" технологы Вера Пескунованы чакыра. Татарстан Республикасы гимны яңгырый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Бикмөхәммәтов савучы-операторларның 42нче район бәйгесен ачык дип игълан итә.

Күкрәкләренә махсус саннар беркеткән хөкемдарлар үз урыннарын алалар. Иң элек саву аппаратларын сүтеп-җыюда кем оста, кем өлгер? Өстәл янында "Гигант" хуҗалыгы савучы-операторлары Миләүшә Гатауллина белән Елена Гәрәева. Алар тиз арада саву аппаратларын вак частьләргә таратып ташлыйлар. Хөкемдар "Алмаз" хуҗалыгы баш зоотехнигы Рафик Насруллинның күзе үткен, савучыларның һәр хәрәкәтен тикшереп тора, 6-7 минутлык биремне операторлар 5,11-5,24 минутта хәл итәләр. Икенче төркемдә ярышучылар сыерларны савуга әзерләп, саву процессында көч сынашалар. Монда җиленне юып, аппаратны кидерү, ритмлы эшләтү дә бик мөһим. Савылган сөтне лаборатория бүлмәсенә алып киләләр. Анда заманча җиһазлар ярдәмендә Чаллы сөт комбинаты лаборанты Венера Кәбирова һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Мәсүм Әбдрәшитов сөтнең чисталыгын, тыгызлыгын, майлылыгын бик тиз билгелиләр һәм чисталык эталоны экранына төшерәләр. Аннан күренгәнчә, күп кенә савучылар иң югары 10 баллга лаек табылганнар. Әмма "Ярыш" һәм "Ирек" савучыларының сөт чисталыгы нормага туры килми. Шуңа күрә аларның баллары киметелде. Экранда бу хакта тулы мәгълүмат укыйсың.

Савучы-операторлар гамәли биремнәрдә генә түгел, теоретик яктан да ныклы әзерлек күрсәттеләр. Шул ук вакытта район үзәк дәваханәсеннең баш табибы Галим Сабирҗанов һәм баш ветеринария табибы Әнсар Әбделманов бәйгедә катнашучыларның кайберләренә медицина тикшерүе документлары булмавы өчен шелтә белдерде.

Ярышка нәтиҗә ясаган арада, аланны сәхнә осталары биләп ала. Иске Абдул авылы мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева туган якка, авылның матур табигатенә багышланган шигырьләр укый. Районыбыз талантлары Назыйм һәм Нәзир Гыймазетдиновлар баянда татар халык көйләре сузалар, җырлар башкаралар. Танылган композитор Илгиз Закировның үзе иҗат иткән "Туган нигез", "Мерәсем" дигән җырларны башкаруы бик җылы кабул ителде. Ял концерты өчен мәдәният хезмәткәрләренә бик рәхмәтле булдылар ярышта катнашучылар.

Һәм менә бәйгенең иң югары мизгеле - Әнсар Әбделманов җинүчеләрне атый. Пьедесталның иң югары баскычына, 100 мөмкинлектән 99,5 балл туплап, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык савучы-операторы Гүзәл Газетдинова күтәрелә. Икенче урында - 97, 5 балл белән "Гигант" ҖЧҖнән Елена Гәрәева, өченчедә - 97,05 балл белән "Камский" җитештерү кооперативыннан Гөлсирә Халиева. Яшь савучы операторлар арасындагы ярышта "Биклән" җитештерү кооперативыннан Алина Ачиловага тиңнәр булмады.

Көтүне яңарту технологлары арасында беренче урында - Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан Лилия Солтанова, икенчедә - "Гигант"тан Гөлсинә Шәйхетдинова, өченчедә - "Ярыш"тан Дания Шәйхенурова. Аларга чәчәк бәйләмнәре, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырылды. Ярышта катнашучы башка савучы-операторларга да бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс