29 май 2012 яңалыклары
-
29 май 2012 - 12:33Җиңүчеләргә – теннис ракеткалары28 майда Теләнче Тамак коррекция мәктәбендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган теннис ярышлары үтте. Иң матур уен күрсәткән Александр Илюхин һәм Эльвира Низамиева 1 урынга лаек булдылар, республика физкультура һәм спорт җәмгыятенең мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр. Чаллы "Спорт хәрәкәте" инвалидлар җәмгыяте рәисе Әсхәт Галиев җиңүчеләргә теннис ракеткалары бүләк итте.
-
29 май 2012 - 12:28Бәйгедә мерәслеләр җиңдеМерәс авылы тугайларында яшел үлән шактый күтәрелгән. Малларны иркенләп шунда көтәләр. Кичкә таба кояш сүрелә төшкәч, җиленнәре тулган сыерлар акрын гына лагерьга таба атлыйлар. Лагерь утарында аларны "Делаваль" арбасында туглап, тагаракларга бушатылган сенаж массасы көтә. Фураж һәм башка төр өстәмәле азыкны сыерлар бик тәмләп ашыйлар. Эскерте-эскерте белән салам азыгыннан да...
-
29 май 2012 - 05:47Бурычыгызны түләмичә чит илгә чыга алмыйсызРоссия суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча район бүлеге суд карарында күрсәтелгән таләпләрне нигезле сәбәбе булмаган килеш үтәмәгән бурычлы затларны суд приставлары үзләре яисә әҗәтне таләп итүченең гаризасы нигезендә Россия Федерациясе чикләреннән үтүне вакытлыча тыю турында карар кабул итәргә хокуклы. Җәй - яллар чоры. Үзегезгә һәм якыннарыгызга кыенлыклар тудырмас өчен...
-
29 май 2012 - 05:44Калмашта – яңа башлыкКалмашта яңа авыл җирлеге башлыгы билгеләнде. Яңа башлык итеп моңа кадәр мәктәп директоры булып эшләгән Равия Касыйм кызы Габдуллина куелды.
-
29 май 2012 - 05:41Болгарга сәяхәт кылдыларТүбән Суыксу авылы ветераннары 21 май көнне Болгарга сәяхәт ясадылар, дип хәбәр итә авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Илгизә Мортазина.