Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Болгарга сәяхәт кылдылар

Түбән Суыксу авылы ветераннары 21 май көнне Болгарга сәяхәт ясадылар, дип хәбәр итә авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Илгизә Мортазина.

Бу көнне алар җир йөзендәге иң зур Коръән китабын тәкъдир итү танатанасында катнаштылар. Борынгы корылмаларда, музейларда булып, ерак бабаларыбызның тормыш-көнкүреше белән таныштылар, Болгар табигатенең матурлыгына хозурланып кайттылар. Ветераннар сәяхәтне оештырган өчен җирлек башлыгы Хәсән Ягъфәровка, транспорт белән тәэмин иткән эшмәкәр Хәмзә Миннебаевка бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев