Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Авылга клубы да, медицина пункты да кирәк

Шимбә көнне районда берьюлы биш социаль-мәдәни объект куллануга тапшырылды Республикада быел авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар төзү буенча махсус программалар гамәлгә кертелде. 26 октябрьдә Олы Шилнә, Күперле авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Иске Җирекледә җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды. Куадыда да өр-яңадан төзекләндерелгән клуб ачылды. Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлеге...

Модульле медпунктлар ерактан ук күренеп тора

Олы Шилнә авылы фельдшер-акушерлык пункты 800гә якын кешегә медицина ярдәме күрсәтә. Шәһәр якын булганлык белән әлеге торак пункт һаман үсә, зурая. Авырып килүчегә: "Син монда пропискадамы әле, юкмы дип торып булмый бит инде", - ди 17 ел шәфкать туташы булып эшләүче Рәмзия Баһаутдинова. Ул һәркемгә тигез карап ярдәм итәргә ашыга. Хәзер авыруларны уңайлы шартлар тудырылган өр-яңа бинада кабул итә.

- Аерма искиткеч зур, - ди Рәмзия Зәйнулла кызы. - Искесендә җылы түгел, салкын су да юк иде. Бина яхшы җылытыла, искесендә процедуралар үткәрү өчен авыруларны чишендерергә дә куркып тора идек.

Күперледә дә шундый ук модульле фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Мондый охшашлык очраклы түгел дип аңлатты журналистларга яңа медицина пунктларын ачу тантаналарында катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәлалдинов. Яңа ФАПлар янып торган кызгылт сары төсләре белән ерактан ук күренеп тора. Кайсы торак пунтка гына килеп чыксаң да, аларны эзләп табуы җиңел булачак. Эчләре дә бер үк төрле җиһазландырыла. Ашыгыч ярдәм күрсәтергә килгән һәр табиб тиз арада үзенә кирәк җиһазны таба алачак. Ринат Сәгыйтьдин улы Олы Шилнә һәм Күперле авылларында яшәүчеләрне ФАПлар ачылу уңаеннан җылы котлады. Ул үзенең чыгышында медицина ярдәменең беренчел звеносы эшчәнлегенең аерым әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлеге дә танымаслык булып үзгәргән. Хәзер ул 379 квадрат метр мәйданны били. Биредә ашыгыч ярдәм машиналары белән китерелгән авыруларга тиз арада ярдәм күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудырылган. Авыруларны носилкаларда алып керү өчен иркен, бусагасыз ишекләр куелган, пандуслар ясалган, бүлмәләр якты, заманча җиһазлар урнаштырылган.

Реклама

Яңа клубларны халык көтеп алды

Иске Җирекледәге "Дуслык" җәмәгать үзәге бер түбә астында ял үзәген, фельдшер-акушерлык пунктын берләштерә, кирәк икән иркен залдагы утыргычларны алып спорт залы итеп тә файдаланырга була. Бу үзәк буш урында кыска вакыт эчендә калкып чыкты. Биредә "Профит" җәмгыяте (генераль директоры Марсель Мингалимов), "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (директоры Илнар Гайсин), "Кама төзелеш-монтаж компаниясе" ҖЧҖ (генераль директоры Николай Широв) эшләде. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев җәмәгать үзәген ачу тантанасында төзүчеләрнең һәммәсенә җылы рәхмәтләрен җиткерде. Үзенең чыгышында районда зур эшләр башкарылуын - юллар, социаль-мәдәни объектлар төзелүен билгеләп үтте. Бер көндә берьюлы 5 социаль-мәдәни объектның куллануга тапшырылуы шуның ачык бер дәлиле. Боларның барысы да халыкның яшәеш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән гамәлләр, диде Васил Гариф улы. Үзәкне ачуга гаиләләре белән җыелып килгән искеҗиреклеләрне ТР Дәүләт Советы депутаты, "АК БАРС банк" ААҖ Идарәсе рәисе Роберт Миннегалиев җылы тәбрикләде.

Куады авылында клуб ачылу - күптән көтелгән вакыйга. 5 ел элек янгыннан соң биредәге клуб бинасының стеналары гына утырып калган иде. Эшкә булган, сәнгатькә гашыйк авыл халкы ял итү урынсыз калды. Быел, ниһаять, клубны өр-яңадан торгыздылар. Әлеге максатка республика бюджетыннан 1 миллион 200 мең сум акча бүлеп бирелде. Мәдәният учагын эче дә, тышы да көлеп торырлык итеп ясау өчен Түбән Суыксу җирлеге бюджетыннан да 1 миллион сум акча тотылган. Төзелеш эшләрен Ришат Хәбибуллин җитәкчелегендәге "АвтоСтройИнком" җәмгыяте төзүчеләре башкарды. Клубны ачу тантанасы авылның хөрмәтле кешесе бригадир Мирзанур Xасимовны "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеме бирелү уңаеннан котлау белән башланып китте. Аннары котлаулар җырлы-биюле чыгышлар белән үрелде. Яңа ачылган ике клубта да шушы җирлек үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программалары тәкъдим ителде, фольклор ансамбльләре чыгыш ясады.

Бу көнне без булган һәр урында җылы рәхмәт сүзләре, котлаулар яңгырады. Авыл яшәсен өчен ФАПы да, мәдәният йорты да бик кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл клублары

2
X