Авылга клубы да, медицина пункты да кирәк
Шимбә көнне районда берьюлы биш социаль-мәдәни объект куллануга тапшырылды
Республикада быел авыл җирлегендә фельдшер-акушерлык пунктлары, клублар төзү буенча махсус программалар гамәлгә кертелде. 26 октябрьдә Олы Шилнә, Күперле авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Иске Җирекледә җәмәгать үзәге куллануга тапшырылды. Куадыда да өр-яңадан төзекләндерелгән клуб ачылды. Район үзәк дәваханәсенең авыруларны кабул итү бүлеге...