РФ министры Федоровның Тукай районында шаккаткыч фермер күрүе, Татарстан аграрийларының аннан нинди ярдәм көтүе, илдә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Американың ГМОны рекламалауга 1 млрд доллар акча бүлүе турында
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, чит илдән кертелә торган азык-төлекне киметү һәм аны үзебезнеке белән алыштыру РФ Хөкүмәте җитәкчелеге тарафыннан...
Мактау сүзләре әйтер өчен генә килмәдек
Николай Федоров, киңәшмәне башлап, Россия авыл хуҗалыгында терлекчелекнең үсешенә кагылышлы берничә сан китерде. 2014 елның 7 июленә илгә читтән ит кертү узган елның шул чоры белән чагыштырганда 32,4, аерым алганда мөгезле эре терлек ите - 21, дуңгыз ите - 36,4, кош ите 11 процентка кимегән. Ләкин, шуңа да карамастан, Россиянең үзендә терлек һәм кош ите җитештерү нибары 3,9 процентка гына арткан. Шулай булса да, министр илнең агросәнәгать комплексы өчен мондый күрсәткечләрнең уңай булуын билгеләп үтте. Әмма әлегә иткә ихтыяҗның үзебездә җитештерелгәне белән ябылып бетмәвен, җитештерүне арттыру кирәклеген әйтте. Илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә читтән кертелгәннең урынын үзебездә җитештерелгән белән алмаштыру төп бурыч булып тора. «Дуңгыз ите буенча фаразланган күрсәткечләргә чыгабыз, безгә кош ите җитештерү буенча яхшырак эшләргә кирәк, мөгезле эре терлек ите буенча артта калабыз», - диде министр. Федоров Америка тарафыннан ГМОны рекламалауга 1 млрд доллар акча бүленүен дә әйтеп узды. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә шулай төрле юллар белән безнең базарга генетик модификацияле азык-төлек белән үрмәләүчеләргә каршы тору җиңел булмас. Нинди ризык кулланабыз, агулымы, генлымы, әллә үзебездә җитештерелгән чистамы? Бу мәсьәлә бүген барыбызны да бик борчый. Николай Федоров бу юнәлештә җитди эшләргә, мондый басымга каршы торырга кирәклеген әйтте, РФ Президенты В. Путинның да фикере шундый.
«Татарстан - ил күләмендә авыл хуҗалыгы юнәлешендә әйдәп баручы позициясен саклап килә. Әмма барлык күрсәткечләрдә дә түгел, кайбер юнәлешләр буенча сезне узып китүчеләр бар, - диде Николай Федоров. - Без бүген бирегә мактау сүзләре генә әйтү өчен килмәдек, Татарстан аграрийларын эшкә тагын да дәртләндерү, төп юнәлешләрне билгеләү максатыннан килдек».
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзенең чыгышында Республика авыл хуҗалыгы тармагының үсеш мөмкинлекләренең зур булуын билгеләп үтте. Татарстанда 3,3 миллион гектар сөрүлек җир, 1 миллионнан артык мөгезле эре терлек, 536 мең дуңгыз, 400 мең сарык һәм 16 миллион тавык бар. Ел башыннан республика агрофирмалары тарафыннан 64 миллиард сумлык азык-төлек продукциясе җитештерелгән. Бу исә узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 процентка артыграк. Әлеге күрсәткечләр Россиянең күп төбәкләреннән югарырак.
- Дүрт ел рәттән килгән корылык нәтиҗәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы тармагына 50 млрд сумнан артык зыян килде, шуңа бәйле рәвешле авыл хезмәтчәннәренең эшчәнлеген чын батырлыкка тиңләргә була. Күп агрофирмалар уңышны югалтып, түләнмәгән кредитлар белән калды. Шушы кыен шартларда авыл хуҗалыгында төп яшәү чыганагы булып сөт җитештерү һәм сату тора. Әмма шунысын онытырга ярамый: Татарстан өчен авыл хуҗалыгы ул табыш чыганагы гына түгел, ул халыкның яшәү рәвеше, тормыш фәлсәфәсе, - диде Марат Әхмәтов.
Үзебезнең авыл хуҗалыгы министрының чыгышыннан соң Мәскәү чиновнигы - РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше буенча департамент җитәкчесе Владимир Лабинов республиканың терлекчелек тармагына анализ ясады.
Ул Татарстан агросәнәгать тармагында терлекчелекнең өстенлекле юнәлеш булуын уңай яктан билгеләп үтте. Республика бүген җан башына елына 83 килограмм ит җитештереп, халкын тулысынча үз продукциясе белән тәэмин итә. «Бу күрсәткеч Идел буе округы, уртача ил буенча югары булып каралса да, РФ субъектлары арасында Татарстан бу юнәлештә 20нче урынны били. Сез моның белән ризалашып торырга тиеш түгел», - диде ул.
В. Лабинов үзенең чыгышында мөгезле эре терлек ите җитештерүнең бер урында тоткарланып калуын, дуңгыз ите җитештерүдә үсеш булса да, бу күрсәткечләрнең, уртача Россия буенча чагыштырганда, кимрәк булуын әйтте һәм, боларның сәбәбе буларак, соңгы елларда килгән корылыкны атады.
В. Лабинов үзенең чыгышында кошчылык һәм орлыкчылык юнәлешендә темпларны саклауның кирәклеген әйтте. «Кичә без караган объектларда дуңгыз һәм бройлер үрчетүдә әле үсеш мөмкинлекләре шактый», - диде ул. Федераль министрлык үз чиратында бу юнәлешләргә ярдәмне дәвам иттерәчәк.
Киңәшмәдә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков Лабиновтан сөт җитештерү буенча республиканың нинди урында булуын сорады.
- Беренче урында, - дип җаваплады чиновник.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан аграрийлары бар тармакта да әйдәп барырга тиеш, безгә кайбер юнәлешләрдәге артта калуны бетерергә кирәк, бүгенге киңәшмә әлеге җәһәттән файдалы булачак, диде. Илдар Халиков Николай Федоровка Татарстанга сәфәре уңаеннан рәхмәтен җиткерде. Ул республикада аграр тармакның республика җитәкчелегенең аерым игътибарында булуын һәм төрле формадагы хуҗалыкларга ярдәм даими күрсәтелү турында әйтеп үтте.
22 млрд сум кредит кирәк
Шулай итеп, Татарстан сөт җитештерүдә Идел буе Федераль округында әйдәп бара. Аграрийлар башка юнәлешләрдә дә үз алларына җитди бурычлар куя. «Чаллы Бройлер» кош ите җитештерүне елына - 120 мең, ә аннары 180 мең тоннага җиткерергә исәпли. Киңәшмәдә чыгыш ясаган әлеге компаниянең инвесторы, «Челтәр компаниясе» җәмгыяте җитәкчесе Илшат Фәрдиев инвестицион проектлар буенча кредитларның процент ставкаларын ябуда өлешчә булса да дәүләт ярдәме булдыруны сорады. Кошчылык тармагында бәяләрне дәүләт көйләвен карау, зур штрафлар янау сәбәпле калдыкларны эшкәртү, үтильләштерүдә яңа проектлар булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Тагын бер инвестор - «Акибанк» идарә рәисе Илдар Галәветдинов ВТОга керү шартларында дуңгызчылык алдында килеп туган проблемаларны җиткерде. Гомумән алганда, ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов киләсе 3 елда республикада 500 терлекчелек объекты төзү планлаштырыла, әлеге максатка 22 млрд сум кредит кирәк, шуның 20се бигрәк тә ашыгыч төстә, дип Федоровка мөрәҗәгать итте. Шулай эшләгәндә республика 2017 елга 2 млн тонна сөт җитештерү күрсәткеченә чыгарга исәпли.
Киңәшмәдән соң, федераль министр журналистлар белән аралашканда аграр тармакта эшләүчеләр күңелен җылытырлык берничә хәбәр дә җиткерде. Кредитларга баткан хуҗалыкларның финанс хәлен савыктыру буенча махсус закон кабул ителүен, аңа инде РФ Президенты В. Путин кул куюын әйтте. Искергән машина-трактор паркын яңартуга федераль үзәк тарафыннан 15 процентын компенсацияләү каралган программа эшләнә. Министр исә компенсация 30 процент булса яхшы булыр иде дигән фикердә тора.
Нет комментариев